16+

Тавыш-гауга башыма капты. Әйтерсең, фатир түгел, юләрләр йорты!

Сабантуйга кунакка кайткач, күптәнге танышым Гөлмираны (исемнәр үзгәртелде) очраттым.

Тавыш-гауга башыма капты. Әйтерсең, фатир түгел, юләрләр йорты!

Сабантуйга кунакка кайткач, күптәнге танышым Гөлмираны (исемнәр үзгәртелде) очраттым.

Бәрле елгасы аша салынган басма өстендә ялгызы гына моңаеп, тын гына аккан суга карап, ямансулап башын аска иеп уйланып тора иде ул.

Моңарчы Агылый һәм Тагылый кебек, ире Рәшит белән һәрдаим култыклашып йөргәннәренә, уен-көлке сөйләп дус-ишләрнең, таныш- белешләрнең күңелен күргәннәренә, юктан гына тәм табып, матур итеп яши белгәннәренә күнеккән идек. Түгәрәк йөзе һәрчак нур чәчеп торган сөрмәле күксел күзле, сөйкемле сөякле, алсу йөзле, тәмле сүзле, базык гәүдәле ханымны бу юлы танырлык түгел иде. Йөрәгем сыкрап куйды. Ут хатын ни сәбәпле суга төшкән чебеш кыяфәтенә кергән? Кем рәнҗеткән? Рәшите кайда? Мәрхәмәтсез замана чире арысландай ирләрне чүпләп кенә тора. Ул- бу юктыр бит? Берүк үсмерчак дустымның тормыш терәге исән-имин генә була күрсен! 

Сизгер күңелгә корт керде. Бәйрәм яме кимегәндәй булды, тамаша карау икенче планга күчте. Ирем Рәисне төп мәйданга көрәш карарга озаттым да, Гөлмира янәшәсенә килеп бастым. Ул мине кочаклап елап җибәрде:

– Барысы да бетте... Ике кашык аркасында кара тавыш чыкты... Улым Русланның гаиләсен, шапшак, мәгънәсез, затсыз хатыныннан туйганга күрә, үзем өйдән чыгарып җибәрдем. Фатир яллап торсыннар, дидем. Ә Рәшитем, шуны гына көткән кебек, утыз алты ел бер тән-бер җан булып яшәгән идек дип тормады, тузынып-үпкәләп, мине ташлап чыгып китте. Әнисе янына район үзәгенә күченде. Кичә шоферы килеп, иремнең кием-салымнарын, затлы әйберләрен төяп алып кайтып китте.

– Ул чаклы бетеренмә әле. Баш ярылып, күз чыкмаган. Рәшитең кайтыр, гафу үтенер. Дуслашырсыз. Иң мөһиме – барыгыз да исән-сау! 
– Әни аның кайтырлыгын калдырмады шул инде. Үз-үзен хөрмәт иткән ир түгел, җир күтәрмәслек сүзләр әйтеп, канына тоз салды. Ул аны беренче көннән үк үз итмәде бит. Кимчелекле якларын кеше алдында сөйләп, киявен гел кимсетеп торудан тәм тапты. Күпме акча эшләсә дә, әнигә аз тоелды, кирәксә-кирәкмәсә акыл өйрәтте. Бөтен нәрсәгә кысылды, төпченде, тикшерде, гаеп итте, ике арабызга кереп йокламады гына. Әти үлгәннән соң, әни аерата холыксызланды. Елый, каргый, юктан гына кара тавыш чыгара. Русланның хатыны-марҗа килен әйберләремне урлый, Рәшит кияү мине көчләмәкче булды, дип участковыйга гариза язып биргән. Иремә: “Улың синеке түгел, кызым яшь чакта күрше Хәмзә белән йөрде. Син командировкага киткәч, ул гел безгә кереп кунып чыга иде”, – дип, чеп-чи ялган сүзләр сөйләгән. Үзен хөрмәт иткән нинди ир бу сүзләргә гарьләнмәсен соң? 

– Яше дә бар бит инде Камилә әбекәйнең. Сиксәнне тутырып килә. Бәлки инсульттан соң акылына зәгыйфьлек килгәндер? Җыен юк-барны сөйләп йөрүе картлык галәмәтедер.
– Хәтере начарайса да, усаллыгы, хәйләкәрлеге кимемәде. Элеккегечә барыбызны да үз кубызына биетеп тормакчы була ул.

– Русланыгыз марҗага өйләнде мени? Әйбәт торалармы соң? Балалары бармы? Онык сөю бәхетенә ирештегезме?
– Улым бер балалы мари хатыны ияртеп кайткач та бер сүз дә әйтмәдем. Яше утыздан узды, сәламәтлеге мактанырлык түгел, холкы кызу, улыма түзеп яшәүчегә рәхмәттән гайре сүз юк. Әүвәле фатир яллап тордылар, уртак балалары тугач, акча җиткерә алмыйча изаланганнарын күреп, үзебезгә алып кайттык. Өч бүлмәле фатирның иркен залын шуларга бирдек. Йокы бүлмәсенең берсендә көйсез әни, икенчесендә Рәшит белән мин. Тынычлап яшәү турында хыяллана да алмадык. Балалар елый, килен акыра-бакыра, җитмәсә бөтен өйне шакшыга батырып бетерде. Идән, кер юуны ни дип тә белми. Үзенең өс башы да, улымныкы да, балаларныкы да пычрак. Урын- җирләре сасыган. Аш бүлмәсендә берәр нәрсә пешерә калса, көйдерә, яндыра, түгә, пычрата, раковинаны тыгылдыра. Унитазга пычрак чүпрәкләрен тутыра. Андыйлар турында: “Урманда үскән”, – диләр. Ата- анасы исерек тәртипсез гаиләдән чыкканга шундыйдыр инде ул. Ә теле- пәкедән үткен! Сүгенергә бик оста. Ияртеп килгән малае да анасыннан калышмый. Бердәнбер нәни оныгым, күз нурым Радикның теле оятсыз сүз белән ачылганын ишеткәч, утырып еладым. Мин көне буе эштә, килен белән әни без чыгып киткәнне генә көтеп торгандай, көн саен ут чыгарып талашалар, бер-берсенә әйберләр атышуга барып җиттеләр. Әнинең әти истәлеге итеп кадерләп саклый торган пар көмеш кашыгы бар иде. Ул аларга беркемне кагылдырмый, кадерле ядкәр. Беркөнне шул кашыклар югалды. Әни кычкырып елый, киленне каргый, Рәшитне сүгә. Килен сүгенеп кычкыра, улым аны яклап сүз кыстырып маташа. Тавыш-гауга башыма капты. Әйтерсең, фатир түгел, юләрләр йорты! Кашыклар нәҗес тулы бала чүлмәгеннән табылгач, минем дә түземлегем төкәнде. “Сезгә өч көн вакыт бирәм, башка җиргә күченегез, үзегезчә яшәрсез. Акчагыз җитмәсә, ярдәм итәрмен. Килеп-китеп йөрерсез”, – дидем. Киткәннәренә өч ай. Кайда яшәгәннәрен белмәгәнгә үзәгем өзелә. Оныгымны бик сагынам. Шалтыратып хәлләрен белим, дисәм, телефоннарын алмыйлар. Алар чыгып киткәч, фатирны бер атна җыештырдым. Шакшылыкка җирәнеп үлә яздым. Залдагы йомшак диванга, кәнәфиләргә ис сеңгән, затлы келәм астында кулланылган памперслар, почмакта килен тарткан тәмәке төпчекләре, сыра банкалары өелеп тора иде. Инде барсы да җайланды, дигәндә, Рәшитем ташлап чыгып китте. Авылга кайтуының сәбәбе саллы. Яшьли сөйгән яры Мәдинә, иреннән аерылып кайткач, иремнең офисына эшкә урнашкан булган. Мәхәббәтләре кабат дөрләп кабынган, имеш.

– Бар икән хәлләр...
 Ул көнне үземнең дә зиһенем чуалды, Гөлмираны юатырлык җылы сүзләр эзләдем. Руслар: “Все, что делается к лучшему. Нет худа без добра”, – диләр. Яшь гаилә эшләп ашар, үзенчә яшәр. Сиксәнгә җиткән әбекәй дә мәңгегә килмәгән. Башканы сөйгән ир белән яшәүне бәхетле язмыш дияргә телем бармый. Гөлмирага Ходай күркәм сабырлык бирсен. Киләчәктә ялгыз калмасын, үзен санлап кадерләп яши торган ышанычлы кеше белән кавыштырсын иде.

Хәмидә Гарипова,
Казан
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

15

1

7

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    17

    2

    36 ел яшэгэн бит инде ир белэн! Нигэ ул хатынга тагын " ышанычлы, куркэм " ир телисез ?! Нигэ кирэк ул ана ?! Рэхэтлэнеп узе генэ яшэсен, Ходай сэламэтлеген , гомерен бирсен диеп кенэ телэгез Тэрегэме кирэк 60 яшькэ житкэндэ ир ! Шаккатам шундый фикер йортучелэргэ !

    Мөһим

    loading