Русча өйрәнергә кирәк дигән максат белән дә чыгып киткән була Рәсимә апа Урал якларына.
– Монда телисеңме-теләмисеңме русча сөйләшәсең, ә ул миңа тормышта шулкадәр булышты. Газетага кайтып эшли башладым. Текстны бер кат карап чыгам да, машинкага утырам һәм русчадан татарчага әйтеп кенә барам. Редакцияләрдә андый тәрҗемәчеләр юк иде. Эшче мохитен, рус мохитен өйрәнеп кайттым. “Октябрь юлы” район газетасында 12 ел эшләдем, аннан Саратовка укырга китеп бардым. Кайткач ижтимагый-сәяси бүлеккә куйдылар, – дип сөйли 25 ел редакциядә эшләгән Рәсимә ханым.
Аннан соң 15 еллап мәшгульлек үзәгендә директор булып та эшли ул.
Бала – минеке
Рәсимә апаның бала алу тарихы да гадәттәгечә булмый.
– Ул бала төшкә керде. Кыз үсә, бантиклар тагып мәктәпкә киткәненә кадәр төшкә керә. Психология мәктәбен тәмамлап кайткач, Түбән Кама районындагы приютка барып, үзебезгә дигән кызны алып кайттык шулай. Кызым, чирләреңә кадәр минем төсле бит дим. Үз балаң булса, нишләр идең икән син, диләр. Үз балаң нинди була соң, белмим бит мин аны. 9 яшьтән алып кайттык. Башта авыру булды. Гел чирләде. Хәзер әйбәт, сәламәтлекләр ныгыды, чибәр акыллы булып үсте. Бер-беребезне яратабыз, – ди Рәсимә апа.
Тәрбиягә алып үстергән кыз исә беренче курстан соң, үз әнисен эзләп бара. Тик аны капкадан да кертмиләр. Өйдә калган Рәсимә апа баласын алып калырлар дип коты очып көтеп тора. Елап кайтып кергән кыз: “Аларга мин кирәк түгел, синең шикелле кочакламый да, үпми дә ул”, – ди.
Хәзер районда да тәрбиягә алу бүлегеннән Рәсимәнеке кебек кыз биререгез, дип сорыйлар икән. Шундый чибәр һәм акыллы булсын, тыңлаулы һәм спортсмен булсын дип әйтәләр. Аның өчен Рәсимә кебек булырга кирәк, дип җаваплый икән андагы белгеч.
Ире Кыяметдин үлгәнгә дә тугыз ел вакыт узган. Тәрбиягә алган кызлары укуын тәмамлап кайтып, эшкә урнашкан. Кыяметдин абыйның беренче
никахтан да балалары була, аларны да бергәләп өйләндерә әле алар. Ул вакытлар бер мизгел, үткән дә киткән.
Комментарийлар