16+

Туачак баламның әтисе ирем түгел...

Элегрәк: “Бала таба алмасаң, диңгезгә барып кайт”, – дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ничек инде диңгез һавасын сулап, суында коенып балага узып була, дип уйлый идем. Үз башымнан кичмәсә, бу сүзләрнең мәгънәсен әле дә аңламас идем.

Туачак баламның әтисе ирем түгел...

Элегрәк: “Бала таба алмасаң, диңгезгә барып кайт”, – дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ничек инде диңгез һавасын сулап, суында коенып балага узып була, дип уйлый идем. Үз башымнан кичмәсә, бу сүзләрнең мәгънәсен әле дә аңламас идем.

Ирем белән гаилә корганнан соң, бала табарга ашыкмадык. Фатир, машина дип тырыштык, эшләдек. Шулай биш ел вакыт узып китте. Шуннан соң гына бала турында уйлый башладык. Ләкин без теләп кенә булмый икән ул, һич кенә дә балага уза алмадым. Ирем еш кына эчә башлады, төннәрен елап чыга идем. Әни булу теләге бик көчле иде. 

Берзаман иптәш кызым диңгезгә барырга, нервыларымны тынычландырырга киңәш итте. Ирем минем белән барырга теләмәде, баш тартты. Җыендым да, үзем генә Төркиягә очтым. Һәм беренче көнне үк аны очраттым. Өйдә ирем барлыгын, гомумән, бөтен дөньямны оныттым. Мин аңа үлеп гашыйк булдым. Беркайчан да болай бәхетле булганым юк иде. Көннәр буе, төннәр буе бергә булдык, ул мине наз-рәхәткә күмде.

Ял узды да китте. Аэропортта каршы алган дустым: “Сине танырлык түгел, кояш кебек балкыйсың”, – диде. Балкырсың да, гашыйк булдым бит! Ирем дә мине якты йөз белән каршы алды, сагынып көткән. Икенче көнне мәхәббәтемә шалтыраттым, ләкин телефоны сүнгән иде. Аннан соң да телефоны җавап бирмәде. Шунда гына телефонның башка беркайчан да җавап бирмәячәген аңладым...

Бер айдан соң үземнең балага узуымны белдем. Билгеле, баланың әтисе ирем түгел, ә диңгездә очраткан мәхәббәтем. Ирем баланы үзенеке дип белә, көн дә миңа тәмле ризыклар, чәчәкләр ташый. Әле дә ярый диңгезгә барганмын! Диңгез балага узарга ярдәм итә дигәннәре хак икән!

Зөлфия З.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

5

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Оятсыз,иренең күзенә ничек карый икән.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Хазер бит ирларнеке да булмаска может.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эни була.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Кара малай алып кайтсан кузен акайыр, ирендэ тиле тугелдер.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Совест борчымыймы?

            Мөһим

            loading