Юк, кино түгел бу. Тарихның батырлык карасына манып язылган бер бите. Үткәндә. Ләкин һаман да йөрәктә. Исән кайтканнар, тау-таш арасында хәбәрсез югалганнар, башын салганнар. Һәммәсен дә бер йодрыкка җыйган зур көч – Ватан алдындагы бурыч. Үкенәме алар бүген?
Юк! Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәмгә килүләре үк горур, ирләрчә! Күкрәк тулы орден-медальләре ялтыраган ирләрнең сафлары елдан-ел сирәгәя, менә шунысы гына күңелдә моңсу төер булып, яшьләнә...
Озаттык
Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән Рәфил Мингалиев – әнә шундый батырларыбызның берсе. Курку белмәс, ут йөрәкле, таулар сынавына да тезләнмәгән ирне, кайчандыр яшь егет мәлендә, ә минем балалыгымда хәрби хезмәткә озатып калган көн истә. Мәктәптә укыганда спортчы, көрәшче иде. Физкультура укытучысының: “Барып сөйләштем, син бу чакырылыштан калып тор әле, егет, ашыкма!” – дигән үгетенә күнеп, кулындагы чакыру кәгазен бөгәрләп кенә читкә бәрәсе дә бит. Тыңлатырсың үҗәтне!.. Егет сүзе – бер: “Сыйныфташыма – иптәш, егетләрдән калмыйм!” дип, Марат Миңнуллин белән бергә язмышның утлы сынавына каршы кузгалдылар. Авыл белән олы юлга кадәр озата чыктык. УАЗ машина утыргач, ул тәрәзәсеннән чиккән яулык ташлады. Кемгәдер... Ашыгып, мин барып алдым.
Печәнгә төшкәч, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче туганыбыз үлеп китте – карт әти, дия идек без аны. Әнинең бертуган апасының ире. Аны җирләргә баргач, никтер аларга шалтыратып: “Туганыгыз, Рәфил Мингалиев госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр. Телефонлы заманмени, бәлки үзе аларның номерын берәр белешмәгә теркәгәндер. Болай да телевизор каршыннан китмәгән әти-әнинең хәлен аңлыйсызмы?..
Ташкентта кодалар яши иде, телеграмма сугып хәбәр алыштылар. Барганнар. “Танымадык”, – диделәр. Кара күмергә әйләнә язган кешедә адәм чалымнары каламы? Тән өслеге 50 процент, 18 процент тирәнлек белән пешкән иде аның. Өч айдан ялга кайтты. Әгәр кешегә кабат колак үсә дисәләр, ышанмассыз, ә мин күрдем. Кимерчәге, шактый вакыттан соң кабаттан матур тире белән капланды. Тишекле борыны да тигезләнде. Ялкын ялаган битләре дә яктырды, алсуланды. Хәтта ботындагы куш уч кадәрле бозылып алҗыткан чокырлы ярасы да төзәлде. Күргәннәрен сорасак та сөйләмәде. Ике айлык ялдан соң, хезмәтен тутырып кайтты ул. Сыйныфташы белән икесен бер көнне каршы алдык.
– Марат белән Төркмәнстанның Кушко шәһәрендә дә күрештек. Госпитальдән чыккан иде. “Рәфил, исән кайтсак, үз-үземә сүз бирдем, авылда калам, әти-әниемне, гарип бертуганнарымны тәрбияләп яшим”, – дигән иде, сүзендә торды, авылда гомер итә. Мин Кандагарда 9нчы ротада БТР-70 машинасында йөртүче-механик идем. Колоннаны каршы алабыз, озатып чыгарабыз. Марат белән шунда да күрештек, йөк машинасында колонна белән керде. Үз тауларында үрмәкүч кебек йөри ул талиблар, каян атканнарын да күрмисең. Тиз генә квадратны исәпләп, хәбәр итә идек. Безнекеләр һәр мизгелдә уяу – өстән “бастырып” китәләр дә. Өлгерсәләр. Ут эченә кермәгән кеше күз алдына да китерә алмый. Түздек, бирешмәдек, – ди Рәфил абыем.
Хәтер-хатирә
Тормышның үз җае. Өйләнде. Ярый, хәләле Рүзия сабыр булып чыкты, аңлап гомер итте, бер дигән ике бала үстерделәр. Килен-кияүле, оныклы тормышта бәхетле яшиләр, шөкер. Һөнәре белән эретеп-ябыштыручы ул, Казанда яшәсә дә, төп нигезне дә тәрбияли, кышын газ мичендә уты сүнми, җәен бакчасында умарталары гөрли!
Менә шундый гамьле яшәешенә көннәрдән-бер көнне тагын бер бизәк өстәлде – Әфганстанда ут эченнән коткарган хезмәттәше эзләп тапты! Казах егете. “Жди меня” тапшыруында күрештеләр. Юлларын үзләре түләп китерткәннәр, икесен ике кунакханәдә байлар көнендә яшәткәннәр, Мәскәү күрсәткәннәр, озатып җибәргәннәр – рәхмәт кенә! Соңгы тапкыр колоннаны озатып барган мәленнән соң, зиһене өзелеп, берни хәтерләмәгән көннәренә Нурболан Оспанов, күрешкәч, ачыклык кертә.
– Мин аңа госпитальдә чакта хат язган идем. Аның Нурболанга барып җитәчәгенә ышанмадым да, үзе дә хәбәр бирмәде. Хезмәттәшләрнең адресын без блокнотка язган идек тә, ул да анда калды бит, – ди ул.
“Союзда очрашырбыз...”
Бүген бертуганнар кебек, көндәлек хәлләр белешеп яшәүче Нурболан Оспанов белән элемтәгә кердек. Ачык күңелле казах егете. Астана шәһәрендә яшәп ята. Гаиләсе бер дигән. Хатыны Батил белән ике кыз үстергәннәр. Бүген алар да оныклар сөяләр.
– Ул көнне соң ниләр булды?..
– Сеңлем, анда бит көн дә атыш иде. 18 июль көнне Юрий Шишников исемле дустыбызны югалттык. “Казах, бер биш елдан соң монда әйләнеп килик әле, ниләр калыр икән?” – дигән иде. Мәңгелеккә ятып калды... 20 июль көнне колоннаны каршы алдык. Иртән-иртүк. Кара мәйдан яныннан үтеп барганда камалышта калдык. Бер якта – базар. Хатын-кызлар йөгерешә башлады, кайтып китешләре. Ирләр килә. Күзәтәбез бит. “Утка коендырачаклар икән”, – ди лейтенант Кавалеевский. Чынлап та, ут ачтылар. Керосин төягән бер машинаны шартлаттылар. Йөртүчесен коткардык, 15ләп егет бер тирәдә, бер-беребезне саклап атыштык. Патроннарым беткәч, мин Рәфил янына кереп утырдым. БТР-70 белән яна торган машинаны читкә этеп чыгардык. Колоннаны тоткарларга ярамый, атсалар да юлны дәвам итәсебез бар. Шул арада тагын берсен шартлаттылар. “Карап кер әле”, – дип лейтенант кушкач, минем чыгып барыш иде, шартлау дулкыны безгә дә ябышты. Аркам яна башлады, читкә китеп, тиз генә җиргә аунап сүндердем. Эчтә Рәфил яна. Килеп: “Күтәрел!” – дигәнемне хәтерлим. Күтәрелерлек түгел, астан менеп тә җитә алмый иде ул, БТР яна бит. Ул миңа яндагы люкны какты. Ачтым. Үзе дөрләп яна... Тартып алгач: “Автомат калды бит, казах”, – ди. “Нинди автомат, хәзер көлгә очабыз”, – дидем дә, ике дигәнче җиргә сеңдек тә. БТР-70 шартлап, ялкынга әйләнде. Өстемдәге киемемне салып, Рәфилне сүндердем. Янган киемнәрен утлы килеш йолкыйм, чишендерәм, тешем белән аяк киеменең шнурларын тартканымны беләм. Ул бик каты контузия алган иде, дөрләп януы һаман күз алдымда. Аның белән мин дә госпитальгә китәргә тиеш идем. “Нурболан, синең хәлең түзәрлек бит, кал, кеше аз”, – дигәч, сүзләрен тыңладым. Ике көннән заставаны яндырдылар. Коры җиргә ятып йокладык, өч көн ризыксыз, сусыз тордык. Авыр иде... Бөек Ватан сугышында ил өчен көрәшкән бабайларның батырлыгын уйлап, көчле булырга тырыштык. Башта куркыта иде, аннары курку белмәс егетләргә әйләндек. Курыкмадык та. Үзбәк егетен, әсирлеккә төшереп, 82 көн тотканнар иде. Сөйләшүләр дә озак барды. Әсирлектәге алты талибны безнең шул бер егеткә алмаштырдылар. Беләсезме, әсирләрне алмаштырырга Рәфил белән командирның икесен җибәрделәр. Әллә борылып кайталар иде, әллә юк... Кайттылар! Үзбәк егетенең телен әйләндерерлек тә хәле калмаган, яртылаш үлгән иде. Аны туры госпитальгә озаттык. Ике айдан безне дә чыгардылар.
– Ничек эзләп табарга уйладыгыз, сез аны?
– Без бер сынык ипине бүлеп ашаган егетләр. Госпитальдә язган хатының соңгы җөмләсе: “Союзда очрашырбыз!” 9 май җиткән саен хатын алып укый идем, 32 ел сакладым мин аны. Сөйләшкән сүзләр дә гел искә төшә. “Казах, гранатаң бармы яныңда? Соңгы чиктә, бел, әсирлеккә төшмибез”, – дия иде миңа. Исәндер, дидем. Ут иде бит ул! Интернет аша эзләп карадым – юк кына. Аннары менә тапшыруга яздым. Мин бит аны коткарырга дип, яна торган БТР-70 янына кире борылып килдем. Тапмыйча тынычлана да алмас идем. Очрашкач, хатны үзенә тапшырасы идем – алмады. “Сиңа яздым, иясендә торсын. 32 ел алып укыгансың, тагын 32 ел алып укырга язсын!” – диде. Рәфилнең күкрәгендә “Кызыл Йолдыз” орденын күреп сөендем. Лаеклы бүләк! Миңа бирмәделәр аны. “Минекен ал, казах. Син бит минем гомерне коткардың”,– ди әле миңа. “Хәрби бүләкне биреп уйнамыйлар”, – дидем, үзенә дә бик таман!.. Инде менә аралашып яшәргә язсын. Ул кунакка көтә мине, без көтәбез аларны. Бертуганнар 9 бала, бүләкләргә кадәр әзерләдек, килсен генә! Сүз бирде, инде үтисе! Астана урамыннан барганда мине таныйлар. “Хәрби дустың ничек яшәп ята? Шалтыратамы?” – дип сорыйлар. Бер белмәгән кешеләр! Бездә ярты Казахстан белә хәзер аны! – ди Нурболат абый.
Шагыйрь Муса Җәлил әйтмешли, бер горурлык хисе яна миндә! Әнә шундый егетләр үстергән илем һәм газиз иле өчен җанын кызганмаган егетләре белән горурлана күңелем!
Комментарийлар
0
0
Бик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт
0
0