16+

Хәбәрсез югалган хәзрәт рәхимсез рәвештә үтерелгән килеш табылган

45 яшьлек хәзрәтнең өч баласы ятим калган.

Хәбәрсез югалган хәзрәт рәхимсез рәвештә үтерелгән килеш табылган

45 яшьлек хәзрәтнең өч баласы ятим калган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Казыйм улы Ибраһимны туган авылы зиратында җирләгәннәр. 

“Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылыннан кайгылы хәбәр алдык. Агымдагы елның 16 апрелендә хәбәрсез югалган Ибраһим хәзрәт Исәнәевның үле гәүдәсе табылган. Кызганыч, дин әһеленең рәхимсез рәвештә үтерелүе ачыкланган. Ибраһим Исәнәев 1996-1999 елларда Ульяновск шәһәрендәге татар-гарәп көллиятен тәмамлаганнан бирле Урта Әләзәннең  5 нче мәхәлләсендә мөәзин булып хезмәт иткән. Кардәшләре аның турында: ныклы иманлы, белемле, шат күңелле һәм гадел кеше иде, ди. Пенза өлкәсе мөселманнары тормышында актив катнашкан.

Бүген Казыйм улы Ибраһимны туган авылы зиратында җирләгәннәр. Аның белән хушлашырга килгән Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин: “Аллаһы Раббыбыздан Ибраһим кардәшебезнең ахирәттәге сыеныр урынын җәннәттә кылуын, гөнаһлары булса, кичерүен һәм шәһит җаннардан итүен сорыйбыз”, – дип дога кылды.
45 яшьлек кардәшебезнең 3 баласы хатыны карамагында әтисез калды” дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

3

67

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу явыз кешеләргә ятимнәрнең күз яше төшер,Ходай ярдәм бирсен хатынына,балаларына,я ындарына!

    Мөһим

    loading