– Илдарны табарга дип өметләнеп, үзем дә гуманитар ярдәм белән барып кайттым. Донецк Республикасының Волновах районындагы шәһәр ул Угледар. Биредә иң кайнар нокта, һәр квадрат метр өчен сугыш бара. Егетләребез күрсәткән батырлыкка шаккатасың. Анда тормыш башка, кыюлык, бердәмлек беренче планга чыга. Һәр хәрбиебезгә һәйкәл куярлык. Үз күзләрем белән андагы хәлләрне күргәч, дөньяга да башкача карый башладым. Иптәшләре Илдарның мәетен тиз генә таба алмаган, каршы якта артиллерия уты уйнап кына тора. Күпме ыргылсам да, яу кырына керергә рөхсәт булмады. Шуңа кире кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Инде, ниһаять, энебезнең җәсәден табып 26 февраль көнне аны туган Татар Борнае авылы зиратында җирләдек, – дип сөйләгән иде безгә Ленар.
Авыр югалтудан бераз айнысыннар дигәндер инде ул. Әмма үзенең дә контракт төзү турындагы уе турында бер дә онытмый.
– 2024 елның август ае башында контракт төзү өчен медицина тикшеренүләре үтүен дә беркем белми калды, – ди Ленарның хәләле Айгөл. – Соңрак кына безгә хәбәр итте. Ничә еллар аның көчле канаты астында, җил-яңгыр күрмичә яшәгәнмен. Ул искиткеч тормыш иптәше, үрнәк гаилә башлыгы, яратучы әти. Максатына ирешә торган холыклы икәнен белгәнгә күрә, каршы килә алмадык. Тормыштагы төрле кытыршылыкларны да тиз генә, уңай гына хәл итә белә торган. Холкы да тиимердәй нык, әйткән сүзен үти торган кеше бит ул.
Аларның гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Олы кызы Айсылуга 19, әле быел гына кияүгә чыкты. Алмазга 17 яшь, Казан уку йортларының берсендә белем ала. Кечесенә 8 яшь.
– Безне борчуга салмас өчен, әйтмичә генә китәргә уйлаган, – ди Ленарның сеңлесе, Татар Борнае авылында яшәүче Фирүзә Сабикова. – Абый гаиләсе белән авылга кайтты да, күршедә генә яшәүче Рәфис абыйны чакырттык. Сөйләшеп утырдык та, шунда бу хәбәрне әйтте. «Мин китәм, үгетләмәгез дә», дигәч, югалып калдык. Матди яктан да кыенлыклары юк. Әмма максатына ирешә торган холыклы икәнен белгәнгә күрә, каршы килә алмадык. Ул безгә ничек тә ярдәм итәргә, сакларга тырышты бит. Тормыштагы төрле кытыршылыкларны да тиз генә, уңай гына хәл итә белә торган. Холкы да тимердәй нык, әйткән сүзен үти торган. Позывноен да Илдар абыебызныкын “Карим” дигәнне калдырды. Абыебыз дини кеше, 5 вакыт намазын калдырырга тырышмады. Киленебез, матур апа – Айгөл дә диндә. Догалар саклап йөртсен инде аны. Абыебыз 17 август көнне махсус хәрби операция зонасына китте. Инде хәзер исән-имин кайтуын бергәләп көтәбез. Хәзергә көн саен сөйләшеп торабыз. Көнебезне хәзер абыйның исәнлегенә дога уку белән башлыйм һәм тәмамлыйм. Исән-сау күрешергә язсын. Ул — безнең горурлык.
.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар