Әйе, аңа бу көннәрне искә алу бик авыр. Кайбер «яхшы» күңелле кешеләр: «Ялгыз калгач, ничек үстерерсең, кире илтеп тапшыр», - дип, «акыллы» киңәшләрен дә бирәләр. Ә Халидә ханымның әти-әниләре - бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, санлашып, алтмыш елга якын бергә гомер иткән Галимә апа белән Илдус абзый: «Кире бирү турында уйлама да, кызым, Ходайның бу сынавын да бергәләп үтәрбез», - диләр, икеләнергә урын калдырмаслык итеп. Бу сүзләрнең гади генә, уйламый гына әйтелмәвен яхшы белә Халидә ханым. Чөнки әтисе - сигез балалы ишле гаиләдә үскән үзе дә биш бала атасы. Бала үстерүнең җиңел генә булмавын яхшы белүчеләрдән.
Бу югалту инде җылы ояда яши башлаган балаларга да бик авыр тәэсир итә. Кабаттан ятимлек ачысын сизгән берсе - 11, икенчесе 14 яшьлек үсмер туганнар кинәт кенә боегып, басынкыланып калалар. Тавыш-тыннарын да чыгармыйлар - әниләре үзләрен кабаттан балалар йортына илтеп куяр дип куркалар икән. Үзенең дә нишләргә белми, канатлары сынып аптырап, юллар чатында торган чагы була Халидә ханымның. «Бүре булып улыйсы килгән чакларым күп булды», - ди ул, ләкин халкыбызга хас булган сабырлыгын җыеп, шушы сабыйлар хакына барысына да түзә. Хәтта аларга күрсәтми генә еларга да өйрәнә, югыйсә алар да кушыла да, туктау авыр була. Шундый мизгелләрнең берсендә сабыйларның моңсу күзләренә карый да, икесен дә кочагына алып: «Үзем исән чакта беркемгә дә бирмим!» - дип пышылдый. Балаларны бик яраткан иренең рухын рәнҗетәсе килми. Аннары үзе дә бу сабыйлардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый, аларны кочагына алса, кайгылары җиңеләйгәндәй була. Шул төнне Халидә ханымның төшенә ире керә. Ап-ак күлмәк кигән, шатланган. Хатынының бу тәвәккәл адымын хуплавы булган, күрәсең. Халидә ханым төшне шулай юрый.
Яшәеш хакыйкате
Сөенеч-көенечләре, борчу-мәшәкатьләре белән тормыш үз агышын дәвам итә: үлгән артыннан үлеп булмый, калганнарга ничек булса да яшәргә кирәк. Ләкин гомер бер генә көнлек түгел. Ялгыз үткән өч елга якын гомер Халидә ханымның сөйкемле йөзенә буразналар, чәчләренә чаллар булып сузыла.
Бүген үзенең бу тәвәккәл адымына сөенеп туя алмый ул. Теге чакта, кара кайгылар килгәндә, алар булмаса, нишләгән булыр идем дип еш уйлана. Чөнки кинәт кенә өлкәнәеп һәм җитдиләнеп киткән апалы-энеле бу ике бала, аның тормыш терәгенә, яшәү мәгънәсенә әйләнеп, ялгызлыктан йолып калалар. Диләрә белән Данилның әниләре авырганда ук ике яшьлек сеңелләрен кайдадыр Сургут якларында уллары үлгән бер гаилә кызлыкка алган булган. Туганлык җепләрен бәйләргә теләп, аны эзләтеп карасалар да, бернинди җылы хәбәр дә килмәгән. Кызга 18 яшь тулып, кызлыкка алу сере беткәч, туганнар очрашырга өметләнәләр.
...Менә бүген кызының яшьлек таңын бәйрәм итеп утырабыз, өстәл өстендә балаларны «үз»гә һәм «чит»кә аермыйча ярата белгән әни белән рәхмәтле кыз бергәләп пешергән тәмле торт, бәлешләр. Алардан авыз иткәндә, яшәешнең бер хакыйкатенә төшенгәндәй булдым. Үзең бәхетле булыр өчен иң башта бүтәннәрне бәхетле итәргә кирәк икән!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар