16+

«Яныннан күпме машина узып киткән, үлеп ятканда ярдәм итүче табылмаган»

 Раштуа бәйрәме алдыннан Самара янында юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинада кысылып калган егет туңып үлгән. 

«Яныннан күпме машина узып киткән, үлеп ятканда ярдәм итүче табылмаган»

 Раштуа бәйрәме алдыннан Самара янында юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинада кысылып калган егет туңып үлгән. 

Узган елның сентябрендә Илдар Хәйруллин 20 яшьлеген билгеләп үткән.

Илдар Хәйруллин узган елның сентябрендә үзенең 20 яшьлеген билгеләп үткән. Самара өлкәсенең Подстепки авылы егете Тольяттиның сервис технологияләре һәм эшмәкәрлек көллиятендә белем алган. Гаиләсе генә түгел, укытучылары да егеткә зур өметләр баглаган.

Әмма планнары гына тормышка ашмый кала, егетне Тольятти янындагы трассада үле килеш тапканнар. Илдар юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиленнән чыга алмыйча туңып үлгән. 

Машинасына утырып китте дә югалды
8 гыйнварда, якшәмбе көнне, «ЛизаАлерт» эзләү отряды төркемендә Ставрополь районының Подстепки авылында яшәгән 20 яшьлек егетнең югалуы турында мәгълүмат пәйда була. Волонтерлар мәгълүматларына караганда, Илдар Хәйруллин алдагы көнне үзенең ак төстәге «Мазда 6» автомобиленә утырып чыгып киткән һәм шул вакыттан бирле туганнары белән элемтәгә чыгудан туктаган.

«ЛизаАлерт» волонтерлары, Илдарның туганнары һәм битараф булмаган кешеләр эзләүгә кушылган. Ләкин егетне тиз генә таба алмыйлар. Бер тәүлектән соң социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Илдар табылган дигән мәгълүмат пәйда була, тик, кызганычка каршы, ул һәлак булган икән.

«ЛизаАлерт» эзләү отряды иреклеләре бу хәлнең нечкәлекләрен сөйләп тормый, Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында да әлеге фаҗигагә аңлатма бирмәделәр. Әмма үлгән егетнең туганнары егетнең серле үлеменә кагылышлы кайбер нечкәлекләрне сөйләп үтте. 

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинасында туңып үлгән

Туганнары сөйләвенчә, Илдар машинасында үле килеш табылган. Күрәсең, Приморский бистәсендә текә борылышта егет машина белән идарә итүне югалта һәм юл читенә әйләнеп каплана. Шофер үз машинасыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйча кысылып калган.

— Трассадан ак төстәге машина күренмәгән, шуңа күрә беркем дә Илдарга ярдәм итмәгән. Ул туңып үлгән, - дип сөйли Хәйруллин гаиләсенең танышлары.

«Тыныч йокла, туганыбыз»
Илдарның туганы «КП-Самара» журналистына 2023 елның 10 гыйнварында җеназа булачагын сөйләде. Егетнең әти-әнисе бу хәлгә ышанмый, алар бик авыр хәлдә. Илдарның энесе бар, ул аның үлемен дә бик авыр кичерә.

—  Тыныч йокла, туганым! Сине саклап кала алмадык. Гафу ит, - дип язган Илдарның энесе һәм шунда ук абыйсының фотосын урнаштырган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading