16+

«25 яшьтә хыялланырга да, җиң сызганып эшләргә дә була»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кариевлылар шушы көннәрдә үзләренең 25 еллык юбилейларын билгеләп үтте.

«25 яшьтә хыялланырга да, җиң сызганып эшләргә дә була»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кариевлылар шушы көннәрдә үзләренең 25 еллык юбилейларын билгеләп үтте.

Аларны мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләп, коллективка Рәхмәт хаты һәм актерлар Энҗе Камалиевага, Илнар Камалиевка, Фирүзә Зиннәтуллинага, Алия Кәлимуллинага, Президент Указы нигезендә, «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы таныклык тапшырды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин Президентның Рәхмәт хатына ия булды. Коллективта күп кенә артистларга Мактау грамоталары бирелде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең чыгышында: «Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры иң авыр шартларда да үз тамашачысын тапты. Без Фәрит Хәбибуллинны зурлап искә төшерәбез. Яшь талантларны ачарга ярдәм иткән режиссерга рәхмәт. Бүген 25 яшьлек театрга хыялланырга да, җиң сызганып эшләргә дә була», - дип белдерде.
Кариевлылар үзләренең араларыннан киткән хезмәттәшләрен дә искә алдылар. Кичәдә театр турында татар һәм рус телләрендә язылган яңа гына табадан төшкән китап та тәкъдим ителде. Аның идея һәм проект авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мортазин, төзүчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева, консультанты - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов.
Кичәне Энҗе белән Илфат Камалиевларның кызы Илүсә һәм Лилия белән Илнар Низамиевларның улы Искәндәр алып баруы аңа ямь өстәде. Соңыннан артистлар Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен уйнады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading