Гаяз Фәйзуллинның 2013 елның 12 март (сишәмбе) санында басылып чыккан «Тарихын белгән халыкның киләчәге бар!» дигән әңгәмәсен укыгач, үз фикеремне белдерергә булдым.
Г.Фәйзуллинның Рәүф Йосыф улы Хәсәнов белән әңгәмәсе меценатчылык үрнәгенең бер мисалы булып тора. XIX гасырда Казан губернасы иганәчеләргә бик бай булган: Акчуриннар, Хөсәеновлар, Алафузовлар, Шамовлар һ.б. Халыкның үзаңын формалаштыру, социаль тирәлекне үстерү аларның шәхси иганәчелегенең этәргече булып тора.
Әлеге мәкаләнең актуальлеге шик тудырмый, чөнки Россиядә ислам дине һәм ил территориясендә яшәүче мөселманнар, дәүләтчелегебезне югалту һәм төрле фаҗигале вакыйгалар, мәсәлән, көчләп чукындыру мөселман халкының Россия дәүләтендә дүрт йөз елдан артык лаеклы урын ала алмавына китерде.
Рәүф Хәсәнов, шул чорның алдынгы карашлы кешесе буларак, үзенең шәхси мисалында, беренчедән, замана мөселманының җәмгыятьтә, гаиләдә, эштә нинди булырга тиешлеген; икенчедән, рухи мәгърифәтнең һәм җәмгыятьнең мәгариф эшчәнлегендә мөһим һәм кирәкле булган мәдәни-тарихи һәйкәлне саклауны оештырып күрсәтте.
Әңгәмәдә ачык күренгәнчә, безнең диндәшебез Рәүф Хәсәнов киләчәктә дә ислам мәгарифен һәм мәгърифәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертергә ниятли. Шундый асыл затларыбызның кадерен белсәк иде.
Бүгенге көндә Татарстанда элеккеге меценат традицияләре яңару, аерым шәхесләрнең игелекле эшләр кылуы һәм мондый кешеләрнең саны арта баруы безне бик сөендерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар