- Ничек кенә кызыктырырга тырышсак та, укучыларның күбесе татар теленә битараф. Нәрсәгә ул безгә дип кенә җибәрәләр. Татарстанда ике дәүләт теле дип аңлата башласаң, тыңлап та тормыйлар. Югыйсә, төрле алымнар да кулланып карыйбыз, дәреслекләр дә күңелсез димәс идем. Мөгаен, монда эш мәгариф системасында гына да түгелдер, - ди ул. Аның белән күрешкәч, укучыларның татар теле дәфтәрләрен махсус ачып карадым. Элементар сүзләрдә дә хата ясаган укучыларның, әле уку елы башланган гына булуга карамастан, таушалып беткән дәфтәрләрен күреп, гаҗәпләнеп куйдым. Татар теленә булган хөрмәт әнә шул дәфтәрләрдән дә аңлашыла.
Бу хакта гел язабыз. Язмамда ниндидер яңалык та ачмам бәлки, тапталган тема булса да, фикеремне әйтми кала алмыйм. Татар баласы ана телен белергә тиеш, бу турыда сүз дә була алмый, ә менә рус телле укучыны татар теленә ничек җәлеп итәргә соң?
Мәгариф системасында бу өлкәдә шактый эшләр башкарыла. Соңгы елларда, традицион алымнардан читләшеп, туган телне өйрәтүгә багышланган шактый заманча ысуллар да кулланалар. Әйтик, республикада 2010‑2015 елларга мәгарифне үстерү стратегиясе - «Киләчәк» программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ике дәүләт теленә өйрәтү буенча методик укыту кулланмалары эшли башладылар. Доцент, педагогика фәннәре кандидаты Резедә Шәехова «Раз словечко, два словечко» методик кулланмасында төрле вакыйгалар, ассоциацияләр аша татар теленә өйрәтүне тәкъдим иткән иде. Күптән түгел тормышка ашырыла башлаган «Акыллым» проекты да үзенчәлекле. Ул татар телен бишектән өйрәнүне максат итеп куя. Төгәлрәк әйткәндә, система америка галиме Глен Доман методикасына нигезләнгән. Ягъни биредә күреп истә калдыру мөһим санала, шуңа да татар телен өйрәтү иллюстрацияле карточкалар җыелмасына нигезләнгән.Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре дә яңартылып, мультимедияле программалар белән баетылып тора. Әмма эш дәреслекләрдә, чыганакларда гына түгел, күрәсең. Барысы да «ана сөтеннән» башлана, ахры. Балалыкта белгән гомерлеккә, диләрме әле?
Белмәгәне дә гомерлеккә шул. Әгәр гаиләдә татар теленә хөрмәт булмаса, бала мәктәптә татар теле дәресләрендә генә бу телне ярата да, өйрәнә дә алмаячак. Кечкенәдән әти-әнисеннән кирәксез тел дигәнне ишетеп үскән баладан уңай нәтиҗә көтәргә кирәк тә түгел. Язучы Шәүкәт Галиев бер очрашу вакытында:
Комментарийлар