1947 елның җәендә Төгәлбай авылында (Әлки районы) безнең гаилә хуҗалык көтүен көтәргә алынган иде. Көтү бик зур, 150 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Җиңел эш түгел. Көтүчеләрнең башлыгы - әти Идиятулла. Хөсәен абый һәм Солтан дигән 16 яшьлек яшүсмерне дә ялладык. Ял көннәрне әти белән Хөсәен абыйны ял иттерергә...
1947 елның җәендә Төгәлбай авылында (Әлки районы) безнең гаилә хуҗалык көтүен көтәргә алынган иде. Көтү бик зур, 150 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Җиңел эш түгел. Көтүчеләрнең башлыгы - әти Идиятулла. Хөсәен абый һәм Солтан дигән 16 яшьлек яшүсмерне дә ялладык. Ял көннәрне әти белән Хөсәен абыйны ял иттерергә Нургаяз абый белән мин дә чыккалыйбыз. Хайваннар да бит кешеләр кебек төрле характерда - бер-бере белән сөзешә, көтү яратмаганнары да була. Шундыйлардан берсе - кызы Мөслимә белән генә яшәүче Нәбирә апа Шәмәрдәновалар сыеры. Еш кына көтүне ташлап авылга чаба ул. Сыер колхозның чәчкән җиренә чыкса, көтүче җавап бирә, штраф түли. Нургаяз абый аның артыннан авылга кадәр чаба. Аны абый, аркан белән бәйләп, яңадан көтүгә алып китә. Аптырагач, абый аның арт аягының сеңерен бер-ике сәгатькә бәйләп куя. Шуннан ул чаба алмый, бераз аксап кына йөри.
Гата абыйның 4 малае бар иде. Олы улы - Абдулла абый, сугышка кадәр Иске Рәҗәптә укып, 10 класс тәмамлаган иде. 1942 елда аны сугышка алдылар. 1946 елда сугыштан кайткач, мәктәптә физкультура укытты. Куйбышев педучилищесына читтән торып укырга керде. Шул елны Нәбирә апаның кызы Мөслимәгә өйләнде һәм аларда яшәде. Үзе бик тырыш, таләпчән укытучы иде. Сыерлары бер-ике көн бераз аксап йөрде дә тагын көтүдән кача башлады. Абый аның аягын тагын бәйләргә мәҗбүр булды. Сыер аксап кайткач, Абдулла абый безгә килеп кычкырышты, мине дә хурлады: улыгыз тәртипсез, начар укый, дип сүкте. Әти: «Сыерыгызны теләсә нишләтегез, без һәр көн аның артыннан чаба алмыйбыз», - дигәч, алар аны Матак базарына чыгарып сатып, икенче сыер алдылар.
Сентябрь башлары. Беркөнне 100дән артык булган 4 класс укучыларын мәктәп янындагы мәйданга чыгарып, 4 почмаклап тезеп бастырдылар. Уртага 5 малайны чыгардылар. Алар колхозның яшелчә бакчасына кишер, кыяр урларга кергән икән. 3 укытучы аларны орыша. Шул арада каяндыр Абдулла абый килеп чыкты да мине дә шул малайлар янына чыгарып бастырды: «Менә каравылчы Бәдгетдин бабай: «Идият малае кишер, кыяр өзәргә кереп аптыратып бетерде», - дип әйтә», - димәсенме! Хәзер миннән дә сорау алалар. «Колхоз бакчасына кергәнем юк, әни кишер, кыяр, суганны үзе утырта, безгә шул җитә», - дим. «Авылда тагын ике Идият бар бит, аларның да малайлары бар. Абдулла абый Бәдгетдин бабайны алып килсен дә әйтсен кайсы Идият малае кергәнен», - дидем дә урыныма бастым. Абдулла абый сыерларының аягын бәйләгән өчен миннән булса да үч алмакчы булган инде. Аннан ул мәктәп мөдире булды, мәктәп-мәчетне сүттереп, җидееллыкка әйләндерде. Ботаника, география, зоология фәннәрен укыта башлады. Ул фәннәрне мин яратып укыдым, яхшы җавап бирә идем. Шулай да Абдулла абый миңа «3» ледән артык билге куймады.
Тормышта югалып калмадым, ике училище тәмамладым. Намус белән эшләп, хезмәт ветераны булдым. Тормышта мине нахакка кимсетүчеләр булгаласа да, берсенә дә үч итмәдем, ачу сакламадым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар