16+

«Чәчтараш эзләп көнем үтте»

Почта бүлекләрендә матбугатка язылу декадасы башлангач, беренче итеп «Шәһри Казан»га язылачакмын.

«Чәчтараш эзләп көнем үтте»

Почта бүлекләрендә матбугатка язылу декадасы башлангач, беренче итеп «Шәһри Казан»га язылачакмын.

Бу газета шәһәребез тормышын һәр яктан яктырта. Миңа андагы һәр сәхифә ошый. Шуңа күрә хатны да сезгә юллыйм.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Казаныбызда махсус ункөнлек уза. Ул көннәрдә чәчтарашханәләр, мунчалар өлкәннәр өчен бушка эшләячәк, диделәр. Казан мэры Илсур Метшин да, өлкәннәр - җәмгыятьнең нигезе, дигән фикер әйтте. Миңа 81 яшь. Авангард урамында яшим, урамыбыз бик озын. Чәчтарашханәләр дә шактый. «Матур» дип аталган берсенә кергән идем, бушка чәчегезне алмыйбыз, диделәр. Аннары «Назлы» дигәненә кердем. Мине анда да «назламадылар». Түләүле хезмәт кенә күрсәтәбез, бу шәхси чәчтарашханә, дип аңлаттылар. «Надежда» дигәнендә дә өметем акланмады. Хәрбиләрдә «начальник сүзе - закон» дигән әйтем бар. Метшин әйткәч, бәлки, шәхси чәчтарашханәләргә дә ул көнне бушлай хезмәт күрсәтүне кертергәдер.

Беркөнне мин Идел буе районындагы социаль яклау бүлегендә гыйбрәтле бер хәлгә юлыктым. Туксан яшьләрендәге бер бабай, кызым үлде, җирләргә матди ярдәм итсәгез иде, дип мөрәҗәгать итте. Кызыгыз эшли идеме, дип сорыйлар аңардан. Бабай, әйе, дигәч, эшләгән урынына барыгыз, ярдәмне шуннан таләп итегез, дип җавапладылар. Өлкән кешенең гозерен үтәүче булмады.

Мин эшләгән «Микрон» заводы таркалганга 5-6 ел. Миңа бүләк түгел, открытка җибәрүче дә юк хәзер. Оныттылар мине. Миндәйләрне, һич булмаса, социаль яклау бүлеге открытка җибәреп котласын иде.
Югарыда утыручылар боларны белеп тә бетермиләрдер инде. Өлкәннәр көне киләсе елга да булыр. Киләчәктә мәктәп балаларын, социаль яклау бүлекләрен дә бу чараларга җәлеп итәсе иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading