16+

Чыбыклы радио безгә кирәкме?

Хезмәт ветераны Ренат Әхмәров «Шәһри Казан» газетасының 84 нче санындагы «Татарстан» радиосы яшәргә тиеш» язмасында «чыбыклы радио»ны якларга тырыша һәм аны саклап калу фикерен дә әйтә. «Чыбыклы радио»га кем мохтаҗ икән хәзер? Аны беренче башлап өлкәннәр үзләре өздерә башлаганнар иде. Шул ук вакытта, «чыбыклы радио»ны саклап калыйк, дигән фикердәге өлкәннәр...

Хезмәт ветераны Ренат Әхмәров «Шәһри Казан» газетасының 84 нче санындагы «Татарстан» радиосы яшәргә тиеш» язмасында «чыбыклы радио»ны якларга тырыша һәм аны саклап калу фикерен дә әйтә. «Чыбыклы радио»га кем мохтаҗ икән хәзер? Аны беренче башлап өлкәннәр үзләре өздерә башлаганнар иде. Шул ук вакытта, «чыбыклы радио»ны саклап калыйк, дигән фикердәге өлкәннәр дә бар икән. Беренчедән, бу система бик тузган, икенчедән, аны караучы да юк. Түбәдән түбәгә сузылган тимерчыбыклар бик күгәргәннәр, черегәннәр, күп урыннарда өзелгәннәр. «Чыбыклы радио» үз ролен үтәде. Халык телевидение булмаганда күбрәк радио тыңлый иде. Ә хәзер нинди генә радиоалгычлар юк. Яшьләр күбрәк интернетта утыра. «Чыбыклы радио»ның белгечләре дә калмады. Ул профессия кешеләре күптән пенсиягә чыгып бетте. Ә яшьләр түбәдән түбәгә йөреп эшләр дип беләсезме? Хезмәт хакы, күп булса, 3000-4000 сум. «Чыбыклы радио»ны эшләтер өчен радиоузеллар кирәк. Аларны, ягъни радиоузелларны радиозаводлар чыгармыйлар. Элеккеге аппаратлар радиолампаларда эшлиләр иде. Бу технология инде «үлгән». Радиотехника күптән алга атлады. Гадәттән тыш куркыныч янаганда телевидение, интернет бар, башка системалар да әзер торалар. «Чыбыклы радио»ның инде гомере бетте. Җил тегермәннәрен, мич артындагы юына торган лаканнарны кайтара алмаган шикелле, «Чыбыклы радио»га да, күрәсең, нокта куела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading