Туганым да нәкъ менә «Инстаграм»га фотолар куяр өчен махсус селфи ясый торган «таяк» алган. «Моңа кадәр кулдан ясалганы белән төшереп караган идем, агачтан егылып төштем, оча сөягемне чак сындырмадым. Шөкер, яңасы бар инде», - ди. «Бик кирәк идеме соң ул сиңа?» - дим. «Ничек инде, лайк җыясым, рейтингны күтәрәсе бар бит», - ди. Социаль челтәргә куелачак фотоларга ничек кенә кыланып төшми ул. Берничә кат киенеп чишенергә, печән башына үрмәләргә, гомер эшләмәгән эшләрне башкарырга да риза.
Тагын бер аралашып йөргән гаилә, социаль челтәргә фотолар куяр өчен булса да, чит илгә барып кайтырга кирәк дип, дүрт көнгә Төркиягә юллама алдылар. Югыйсә, нәкъ менә чит илдә, диңгездә төшкән кебек итеп фотоколлаж ясап бирүче махсус оешмалар да бар икән. «Без очтык», - дип, берәр самолет янында фотога төшәсең дә, тыныч кына, авылыңнан фотоколлажларыңны челтәргә элеп утырасың.
Өченче тарих
Подольскта булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Бер ир-ат дүрт яшьлек улын һәм тугыз айлык кызын пычак белән кадап үтергән. Хатынын да җәрәхәтләгән. Югыйсә, бу яшь парның «Инстаграм»дагы тормышына күпләр кызыгып, көнләшеп караган. Иң бәхетле чактагы фотоларын урнаштырган алар анда. Таиландта ял иткән чактагы сурәтләрен дә куйганнар. Фото астында сүзләр: «Мин - иремнең яраткан хатыны, ике тапкыр әни». «Ирем иң-иңе, нык яратам, ансыз яши алмыйм». Мондый бәхетле гаиләдә шундый хәл була алмый да кебек.
- Социаль челтәрдә кеше үзен һәм башкаларны алдалый. Кеше виртуаль тормышта үзенең минен формалаштыра. Социаль челтәрдә, гадәттә, кеше үзе түгел, аның фантоны яки психология телендә әйтсәк, тере билге - симулякатор аралаша. Бу симулякаторның чынбарлыкка бернинди катнашы юк. Винни Пухны беләсезме, ул бит юк, шулай да барлык балаларга да тәэсир итә, аны бар да белә, ә менә зоопарктагы тере аю белән берәү дә аның кадәр кызыксынмый. Симулякатор да шулай - чынбарлыктан да чынрак. Ул башкаларга тәэсир итә, аларны терелтә, дәртләндерә. Мәскәүдә шундый вакыйга булды. Әни белән ул бер фатирда килеш, төрле бүлмәләрдә бер-берсенең кем икәнен белмичә аралашканнар, мәхәббәт аңлашканнар. Бер елдан соң очрашырга булганнар. Әниле-уллы икәнлекләрен белгәч, ниләр кичергәнен аңлыйсыздыр, - ди психотерапевт Рамил Гарифуллин.
Кем өчендер социаль челтәрләр - үз эшен рекламалау, клиентларны җәлеп итү урыны, кемдер «ВКонтакте»да серләрен бүлешә, күңел дөньясын ача, икенче берәүләр һәр адымын яктырта, үзен күрсәтергә тели. Ничек кенә булмасын, виртауль тормыш чын тормышыбызны алыштырмасын. Социаль челтәрдәге «смайлик»лар чынбарлыктагы елмаюларга әйләнсен, смс хәбәрләр аша аралашу күрешеп сөйләшүләргә күчсен иде.
Рамил Гарифуллин, психолог, психотерапевт:
- Кеше виртуаль тормышта үзе турында чынбарлык тудыра, дөреслектә моның берсе дә юк, үзе ясаган тормышында кеше күңел ача, бәхеткә төренә, үзенең күңелен үзе күрә, шуңа шатлана. Бер яктан, бу яхшы дисезме? Шулай да тоелырга мөмкин. Әмма, юк, бу параллель тормыш алып бару кебек! Әйтик, яшь кыз социаль челтәргә бите чистартылган иң матур фотосын урнаштыра. Виртуаль тормышта бер егет белән аралаша. Интернет аша мәхәббәт, кичерешләр хәтта өйләнешүгә кадәр барып җитәргә дә мөмкин. Очрашкач исә хәтер кала, кыз чынбарлыкта алай чибәр түгел икән бит, егет тә виртауль тормыштагыдан аерыла. Курку, оят хисләре барлыкка килә. Кеше деградация кичерә. Югыйсә, күпме көчен шул виртуаль, параллель тормыш өчен сарыф иткән. Әмма аның ихтыяр, җиңү көче булмый. Психология телендә кешедә «шизоидлык» башлана. Моны шизофрения белән бутарга кирәкми. Чынбарлыкка кеше яраклаша алмый, тормышта мондый кеше тиз арый, аңа башкалар кебек яшәү кызык булмый башлый. Компьютер төймәсенә баскач, дөнья беткәндәй тоела.
- Кеше интернетта исереп йөри. Интернет бәйлелек наркотикларга бәйлелек белән бер дәрәҗәдә куркыныч санала. Һәр дүртенче кешедә интернетка бәйлелек туарга мөмкин. Чит ил галимнәре моны 30 еллар элек үк фаразлаганнар иде инде. Хәзер менә интернетка бәйлелек бездә проблемага әйләнде. Моны постмодернистик психология өйрәнә. Миңа да виртуаль тормышта яшәп, чынбарлыкка күчкәч депрессия кичергән пациентлар еш килә. Араларында мәктәп укучылары да җитәрлек. Интернеттагы башны әйләндерерлек космик уеннардан соң күңелсез дәресләргә утырасылары килми, әлбәттә, укырга йөрмәүчеләр дә бар. Дөресен генә әйткәндә, бу - куркыныч. Аларны чынбарлыкка кайтару да бик катлаулы. Кеше монстрга әйләнә.
Үземә килгәндә, компьютер мониторы минем эш урыным кебек. Социаль челтәрдә утырырга бөтенләй яратмыйм. Мониторны күралмыйм. Текстлар язар өчен, эшләр өчен миңа компьютер артында ярты сәгать җитә. Виртуаль тормыш минем өчен күңелсез, кызыксыз.
Илназ Баһ, җырчы:
- Социаль челтәрдә әллә нигә бер утырам инде, кызыграк фотолар булса куям. Эш буенча килгән сорауларга җавап бирәм. Социаль челтәрдә бик озак утырырга тырышмыйм, чир бит инде ул. «ВКонтакте»да үз битем бар, ләкин минем исемнән язышып утыручы тагын берничә кеше барлыгын да беләм.
Ләйсән Хәялиева, тәрбияче:
- Эштән кайтам да «ВКонтакте»га кереп чумам. Эштә дә, җай чыкса, телефон аша социаль челтәргә кереп чыгам. Үз стенама төрле шигырьләр, рецептлар, гыйбрәтле сүзләр куярга яратам. «ВКонтакте» - минем тормышымның бер өлеше. Апам вафат булгач та, бары шунда утырып кына, кайгымны җиңә алдым. Җырлар тыңладым, апаның фотоларын урнаштырдым. Социаль челтәргә фотоларны көндәлек элеп барам. Яңа кием алсам, тәмле ризык пешерсәм дә, фотосын элеп куям. Башкалар бәя бирсен, дип.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар