16+

Дәү әнине сагынам

Олыгайган саен, туган нигез үзенә тарта.

Дәү әнине сагынам

Олыгайган саен, туган нигез үзенә тарта.

Мин ул әбине көн дә эштән кайтканда подъезд төбендәге эскәмиядә күрәм. Аны күргән саен, дәү әнине сагынып куям. Һәр җәйне дәү әнигә кунакка бару безнең өчен бәйрәм иде. Әле хәзер дә дәү әнине, аның өен, гомумән, ул яшәгән авылны сагынам. Туганым белән очраган бер кешегә дәү әни өйрәткән «Мәдинә-гөлкәем» җырын җырлап күрсәтеп, сагыз җыеп йөргән вакытлар истә. Дәү әнинең катык каткан ашының (кыздырган кыр суганы салып, катык туглаган аш) тәме дә авызда тора. Бакчаларындагы чия белән алмагачлар да, дуслар белән көтү кайтканнан соң сыер саклаулар да, борчак кырына барып, борчак ашаулар да сагындыра. Үзебезчә, без дәү әнигә булыша да идек. Капка төпләрендәге озын эскәмиягә туганым белән икебезне чыгарып утырта да уртабызга табасы белән йә кипкән көнбагыш, яки кош теле куя. Шулай итеп, урамның каршы ягындагы кибеткә ипи кайтканын көтеп утырабыз. Ат килеп туктаса, ачык тәрәзә аша дәү әнигә: «Ипи кайтты», - дип кычкырабыз. Ул, сумкасын алып, җил-җил атлап ипигә китә...
Ә безгә үзе кунакка килсә, ике көн дә үтми, үз авылына ашыга иде. Телевизор караганда: «Бу безнең авылның фәлән кызы түгелме соң? Бу безнең авылның фәлән кешесенә охшаган икән, мондый күлмәкне бездә фәлән кызы да кия», - дип сөйләнүе хәзер дә истә. Күрше йортта яшәүче әбине дә дәү әниемә охшату юкка түгел. Мин аңа иң беренче тапкыр, йортлары яныннан узып барганда: «Миләүшә, Миләүшә!» - дип эндәшкән вакытта игътибар иттем. Юк шул, әби, мин Миләүшә түгел, дигәч, артымнан: «Ә мин сине үзебезнең авыл почтальоны Миләүшәгә охшаттым шул», - дип сөйләнеп калган иде. Берничә көннән тагын аның яныннан узып барам. Бу юлы аның алдымнан барган хатыннан: «Син фәлән авылдагы фәлән кешенең кызы түгелме?» - дип сораганын ишетеп калдым. Аннан соңгы көннәрдә дә ул янындагы кешеләргә гел «безнең авыл» дип, нәрсә дә булса сөйли иде. Дәү әни әйтмешли, кунакта яхшы булса да, үз өеңә җитмидер шул инде. Аның да шул туган нигезен сагынуыдыр. Шуңа да теленнән авылы, авылдашлары төшмидер. Юкка гына, олыгайган саен, туган нигез үзенә тарта, дип әйтмиләр шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading