16+

Дивана

Казан урамнарында тезелеп торган шәрык кафеларына кереп ашарга яратам дип әйтә алмыйм. Шулай да кайчакта кереп тамак ялгап чыгарга туры килә. Бу юлы тик торганнан гына керергә булдым. Әллә чакрым ярымга кадәр таралган кызган ит исе башны бутады, әллә чыннан да ашарга кирәк булдымы... Ишегенә хәләл дип язылган. Бу сүз,...

Дивана

Казан урамнарында тезелеп торган шәрык кафеларына кереп ашарга яратам дип әйтә алмыйм. Шулай да кайчакта кереп тамак ялгап чыгарга туры килә. Бу юлы тик торганнан гына керергә булдым. Әллә чакрым ярымга кадәр таралган кызган ит исе башны бутады, әллә чыннан да ашарга кирәк булдымы... Ишегенә хәләл дип язылган. Бу сүз,...

Кафеда кеше күп түгел, өстәлләр чиста күренә. Мин заказ ясадым да читкәрәк барып бастым. Исәбем монда ашау түгел, юлда гына капкалап алу. Мин көткән арада, зур гына корсаклы, кара кашлы бер абзый кереп пылау сорады. Ул да өстәл артына барып утырмады. Көтәбез. Заказларны кабул итүче хатын выж-выж гына өстәл сөртә. Кинәт кенә эчке яктан ризык алып чыгып килүче пешекче иргә килеп бәрелде. Тегесе чайкалып китте: «Дивана, нишлисең! Карабрак йөр!» - дип, хатынга кычкыра да башлады. Кысык кара күзле бу хатын оялып китте, кызарып чыкты. Безгә карап гафу үтенде. Минем яндагы абзый:
- Ярар, нәрсәгә гафу үтенеп торасың, була торган хәл, - диде. (Сөйләшү рус телендә бара.)

- Менә бит миңа әшәке сүз әйтте, дивана дурак дигән сүз бит, шуңа кыен булып китте, - диде хатын.

- И-и, бу сүзнең тәрҗемәсен миңа әйтеп тормасаң да була, мин бит әзәрбайҗан, төрки кешесе - сезнең телне аңлыйм. Кыргызчаны да, башкаларны да.

- Мин - кыргыз, ә ул - үзбәк, - дип баш селкеде хатын пешекче ир ягына.

- Ә сез кем? - диде абзый, миңа карап.

- Мин татар, - дидем.

- Алайса, без барыбыз да бер-беребезне аңлыйбыз, - диде хатын.

- Шулай шул, - дидем, - ә гафуны сез түгел, сезгә дорфа сүз әйт­кән ир кеше сорарга тиеш булгандыр, - дип тә өстәдем. Тегесе ишетмәмешкә салынды.

- Алар шулай, өйләнгәнче генә хатын-кызга, Омар Хаям язганча, мин сиңа дивана кебек гашыйк дип тасма телләнәләр, аннары, бер ел үтәме, юкмы, хатын-кыз диванага әйләнә дә куя. Ике сүзнең берендә, кирәкме-юкмы, дивана да дивана. Ярый әле тагын да әшәкерәген әйтмәсәләр.

- О, Омар Хаям, менә ул шагыйрь булган! Аны мин укып туя алмыйм, мөгаен, ул әзәрбайҗан булгандыр, - дип сүзне икенчегә борып ялгап алды кара кашлы абзый.

Караңгы чырайлы пешекче үзбәк тә телгә килде:
- Юк, мин төгәл беләм, ул үзбәк булган.

- Ә бәлки кыргыздыр?

Аларны юатыр өчен бу шагыйрь­ борынгы гомумтөрки әдәбият вәкиле дип әйтәсем килсә дә, дөресен әйтергә булдым:
- Кызганыч, җәмәгать, әмма Омар Хаям фарсы әдәбиятының якты йолдызы, таҗик. Ә алар төрки түгел.

Яңа танышларым авыр гына көрсенеп куйдылар.

- Әй, без аны барыбер яратып укыйбыз, әнә Путинның да өстәл китабы икән аның робагыйлары, - дип сүзне төгәлләде пылавын көтеп торучы абзый кеше.

Фото: citaty.info

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading