16+

Домофон өчен нигезсез түләтәләр?!

Торак-коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен диярлек реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлавыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да хөкем сөрмәде һәм булачагы күренми дә. Чөнки ул өлкәдә бик зур күләмдә (миллионнар, хәтта миллиардлар) акча әйләнештә йөрсә дә, җаваплылык җитми. Ә җавапсызлык, халыкка...

Домофон өчен нигезсез түләтәләр?!

Торак-коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен диярлек реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлавыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да хөкем сөрмәде һәм булачагы күренми дә. Чөнки ул өлкәдә бик зур күләмдә (миллионнар, хәтта миллиардлар) акча әйләнештә йөрсә дә, җаваплылык җитми. Ә җавапсызлык, халыкка...

Торак-коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен диярлек реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлавыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да хөкем сөрмәде һәм булачагы күренми дә. Чөнки ул өлкәдә бик зур күләмдә (миллионнар, хәтта миллиардлар) акча әйләнештә йөрсә дә, җаваплылык җитми. Ә җавапсызлык, халыкка күрсәтелмәгән хезмәтләр, ул миллионнарны чиновниклар тиешсез җиргә файдаланганнары өчен беркемнең дә хөкемгә тартылганы юк. Гади фатир хуҗасы, коммуналь хезмәт күрсәтелгәнме, юкмы - ай саен акча түләргә өйрәнгән инде. Хезмәт күрсәтмәгән очраклар да байтак бит.
Матбугатта билгеле булганча, без домофонны эшләтүгә, ягъни хезмәт күрсәтүгә акча түләргә тиеш түгел икән. Әле җитмәсә аны, тимер ишеге белән, үз акчабызга куйдырабыз. Домофон ул, Россия Федерациясенең Торак Кодексы буенча (36 нчы маддә), күпфатирлы йортның гомуми милегенә керә икән, ә аңа хезмәт күрсәтү өчен бездән идарә итү компанияләре (УК) яисә торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) акчаны бүтән маддәләр буенча алалар. Алар безгә ул турыда әйтмичә, счет-фактурага аерым өстәмә рәвештә кертәләр. Ә дөреслектә безнең идарә итү компанияләре домофоннарны эшләтүче оешмалар белән килешү төзеп, алар белән исәп-хисапны үзләре ясарга тиеш. Бер яктан кечкенә акча шикелле, айга бер фатир өчен 25-35 сум, ә 400-500 күпфатирлы йортлар өчен бер компаниягә миллионнар җыела. Ә ул нәрсә, йомшак итеп әйткәндә, тәртипсезлек тудыра һәм җинаятькә алып бара.
Без Казан шәһәре Аксакаллар шурасыннан, ул компанияләр өчен отышлы чараны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Казан шәһәре прокурорына хат юлладык. Тиздән безгә түләү өчен ай саен бирелә торган счет-фактуралардан «домофон» дигән юл юкка чыгар дип ышанабыз.
Ул мәгълүматны халыктан яшергән өчен, идарәче компанияләрне һәм торак милекчеләр ширкәтләрен зур штрафка тартырга кирәк дип саныйбыз яисә артык алынган акчаларны, алдагы вакытка түләү исәбенә булса да, халыкка кайтарырга кирәк. Бу реформалар үткәрүнең бер чарасы булыр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading