Хәтер көне һәрчак истә
Заманында борынгы Болгар дәүләте дөньядагы иң алга киткән илләрнең берсе булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Заманында борынгы Болгар дәүләте дөньядагы иң алга киткән илләрнең берсе булган.
Анда беренче булып чуен койганнар, торак җирләрдә суүткәргечләр кулланганнар. Алтын Урда дәүләтендә йөзләгән шәһәрдә металл акча сукканнар, шактый алга киткән идарә системасы, бай китапханәләр, алдынгы мәктәп-мәдрәсәләр эшләп торган. Алтын Урда Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре белән зур сәүдә мөнәсәбәтләре алып барган. Үзәкләшкән рус дәүләте төзүдә Алтын Урданың роле гаять зур.
Казан ханлыгы - татар халкының соңгы дәүләте. Ул байлыгы, мәдәнияте белән мәшһүр дәүләт булган. Ханлыгыбыз 1552 елның октябрь аенда вәхшиләрчә басып алынган. Арба көпчәгеннән биегрәк ир затлары юк ителгән, хатын-кызлар мәсхәрәләүләргә, әсирлек газапларына дучар булганнар. Татар халкы башка сыймаслык җәбер-золым күрсә дә, тырышлыгы, һөнәрлелеге, тыныч холкы аркасында, яшәвен дәвам иткән.
1552 елгы фаҗигадә һәлак булган каһарманнарыбызны быел 12 октябрьдә (календарь буенча, Хәтер көне 15 октябрьдә) искә алачакбыз. Зур хәсрәт китергән бу көнне Татарстан халкы әлегә рәсми төстә билгеләп үтә алмый. Килер бер көн, Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтыр. Быел дәүләтебезне - Казан ханлыгын югалтуга 461 ел тула. Дәүләтебезне саклап шәһит киткән батыр бабаларыбызга һәйкәл һаман юк. Ә бит үткәне булмаган халыкның киләчәге юк дигән борынгылар. Шуны онытмыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
-
#Кыскача яңалыклар
“Алтын мөнбәр” XXI Казан кинофестивален ачу фильмы булып МХО турындагы картина сайланды
-
#Төрлесе
Балчыктан эшләнмәләр ясау белән 10 елдан артык шөгыльләнә
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда «Замочи мошенника» - кырыгалдарларга каршы көрәш тамашасы узачак
Комментарийлар