16+

ХУЛИГАННАР ТӨНЛӘ ФӘРЕШТӘГӘ ӘЙЛӘНӘ

Үзе әйдаман булып караган кеше генә әлеге эшнең никадәр җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да икәнен белә. Алдыгызда - яшьтәшебез Ләйсәннең әйдаман булып эшләгәндә чуарлаган юллары. Шатлык-сөенечләр дә, борчылулар да, күз яшьләре дә бар монда...

ХУЛИГАННАР ТӨНЛӘ ФӘРЕШТӘГӘ ӘЙЛӘНӘ

Үзе әйдаман булып караган кеше генә әлеге эшнең никадәр җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да икәнен белә. Алдыгызда - яшьтәшебез Ләйсәннең әйдаман булып эшләгәндә чуарлаган юллары. Шатлык-сөенечләр дә, борчылулар да, күз яшьләре дә бар монда...

Беренче көн
Көн бик авыр булды. Башта 2 сәгатьлек юл, аннары төркемнәргә бүленү һәм әйдаманнар белән танышу. Миңа 2 нче төркем эләкте. Араларында тынычлары да бар бугай, бер урында тик утырырга яратмаучылар да юк түгел, ахры. Дөресен генә әйткәндә, җилкәмә төшкән бу җаваплылык башта бераз куркытты. Әмма кич белән танышу уены вакытында ничектер җиңелрәк булып китте. «Әнә бит, нинди яхшы, матур, талантлы минем төркемем», - дип уйлап куйдым. Берәү футбол уйный, икенчесе бию буенча хәтта чит илдә дә җиңү яулаган, өченчесе шахматта 25 яшьлек тәҗрибәле кешене дә җиңә ала. Монда курыкмаска, ә сөенергә кирәк! Ярар, йокларга ятарга вакыт. Иртәгә эшлисе эшләр байтак.
Өченче көн
Бүген бездә Нептун көне иде. Бәйрәмгә әзерләнү сәбәпле, 3 сәгать кенә йокладым. Балалар да бик яхшы әзерләнгәннәр. Аеруча кызлар. Алар хәтта абагадан итәкләр дә ясап куйганнар. Бәйрәм бик күңелле узды, мин дә рәхәтләнеп су белән сибендем. Тик хәзер бераз тамак кына авыртып тора. Балалар гына чирләмәсә ярар иде.
Бишенче көн
Балалар белән эшләргә яратсам да, йөрәгемдә барыбер бераз курку хисе яши иде. «Аларга минем белән күңелсез булса? Лагерьдан китәргә теләсәләр? Берәрсе белән уртак тел таба алмасак, нишләргә?» - дип уйлый идем. Шөкер, күңелсез булмады. Мин көне-төне алар белән. Уеннар уйныйбыз, су коенабыз, кайчак мин аларга төнлә гитарада уйнарга да рөхсәт бирәм. Әлбәттә, үзем дә яннарында утырам. Аңлыйм, бу кагыйдәләрне бозу. Тик миннән һәм төркемемнән кала, бу турыда берәү дә белми бит. Димәк, бу - безнең генә бәләкәй серебез. Ә серләр кешеләрне якынайта.
Җиденче көн
Минем иң куркыныч төшләрем тормышка ашты. Бүген, ашханәдән чыккач, балаларны санаганда, Илгәрәйне югалттым. Бу минутта бөтен гомерем күз алдыннан узган сыман булды. Нишләргә? Кайдан эзләргә? Сабыйларымны табибка калдырып, сакчы белән бергә югалган малайны эзләргә тотындык. Ул якын-тирәдә урнашкан урманга, мин елга буена киттем. «Таба алмасак? Гомер буе шул йөк белән яшәргәме? Аның ата-анасы күзенә ничек карармын?» - дип уйлый-уйлый йөгердем. Аллаһ мине кызгангандыр, ахры. Илгәрәй лагерьдан читтәрәк урнашкан бәләкәй комлыкта су коенган булган. «Мин су керергә яратам. Ә сез безгә еш рөхсәт итмисез. Шуңа күрә мин, ашамыйча, тиз генә монда килергә булдым», - дип акланды югалган малаебыз. Әлбәттә, бераз орышырга туры килде үзен. Тик монда минем дә гаебем бар бит.
Сигезенче көн
Эх, бу бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык мизгелләр. Син бөтенесенә караганда да иртәрәк торасың. Урамда искиткеч матур. Саф һава, кояш үзенең көләч нурлары белән бөтен тирә-якны җылыта, уята башлый. Тик синең балаларың гына йоклый. Әйе, минем балаларым. Алар белән атна буе тыгыз элемтәдә торсаң, кайгыларын уртаклашсаң, үз гаиләңдәй якын күрсәң, бу сабыйларны башкача атап та булмый. Әнә бит төркемнең баш хулиганы да йоклаганда фәрештәгә охшаган. Шул мизгелләрдә бу балаларның сиңа никадәр якын булуын тоясың. Шундук аерылу, лагерь белән хушлашу көннәре күз алдына килеп баса. Бит буенча бәләкәй күз яшьләре тәгәрәгәнен сизми дә каласың. Эчке тавыш: «Җәй, ашыкма, җәй, бетмә!» - дип әйткәндәй тоела.
Унберенче көн
Көн бик күңелле узды. Минзәлә театры артисты да килеп китте. Ул балаларга төрле күнегүләр күрсәтте. Алар бик теләп кабатлады. Араларында Алия аеруча талантлы. 14 яшь кенә булса да, үзен чын актерлар сыман тота.
Ә кич белән кино карадык. Күңелле дә инде бергә утырулары! Аннары бүлмәләргә таралдык. Утлар бөтен җирдә бик тиз сүнде. Әллә бүген вакытында йоклап киттеләр инде болар?
Соңгы көн
«Патшалар төне» гөрләп узды. Балалар да, әйдаманнар да көлешәләр, тик күзләре генә моңсу. Ә күзләр алдамый. Беребезнең дә китәсе килми. Тик смена ахырына якынлашты шул. Хәзер 2-3 сәгать йоклап алабыз да, бүлмәләрне җыештырып, сумкаларны тутырып, лагерь белән хушлашабыз. Күңелсез. Тик биредә узган вакыт тормыш битләремә мәңгегә язылып калыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading