Халыкта «Ике рәхәт бергә килми» дигән әйтем бар. Дөрестер инде ул. Әмма ике рәхәт бергә килгән очракны чагылдыру мисалы кирәк икән, ул мисал - кунак. Кунакка барырлык кешең булу да, кунакка килерлек кешең булу да - икесе дә рәхәт.
Әлбәттә, кунакка алу бераз мәшәкатьлерәк рәхәтлек. Ләкин рәхәт. Кунагың белән бергә...
Халыкта «Ике рәхәт бергә килми» дигән әйтем бар. Дөрестер инде ул. Әмма ике рәхәт бергә килгән очракны чагылдыру мисалы кирәк икән, ул мисал - кунак. Кунакка барырлык кешең булу да, кунакка килерлек кешең булу да - икесе дә рәхәт.
Әлбәттә, кунакка алу бераз мәшәкатьлерәк рәхәтлек. Ләкин рәхәт. Кунагың белән бергә үзең дә, көндәлек ыбыр-чыбырны онытып, бәйрәм итеп каласың, күңел ачасың. Кайчагында, әйтик, Казанда яшәп тә, мәңге аяк басмаган урыннарга да барып килергә туры килә: берәр музейга, мәсәлән, аквапаркка, театрга... Аның күңелен күрер өчен дип барасың һәм... үз күңелеңне күреп кайтасың. Аңа кадерле булган кыйммәтләрне син дә бәяләргә өйрәнәсең, аның карашлары сиңа да йога. Күпмедер дәрәҗәдә баеп, яңарып каласың. Үзең яшәгән дөньяга көндәлек тормыш бертөрлелегеннән читкәрәк чыгып күз ташлыйсың. Рәхәт.
Һәм мәшәкатьле. Чөнки син күнегелгән нәрсәләрдән беркадәр читләшергә мәҗбүрсең. Үзеңнән беркадәр әйбәтрәк булырга, юк нәрсәне табарга, булганын матур итеп бирә белергә. Тынгысызрак булырга тиешсең. Иртәрәк торырга, күбрәк йөгерергә, соңрак ятарга. Кунагыңнан күбрәк ашасаң да - шартламаска, аннан күбрәк эчсәң дә - исермәскә. Чөнки син бер үк вакытта аның тиң дусты да, таянычы да, яклаучысы да, хезмәтчесе дә. Һәм аңа кадер-хөрмәт күрсәтә алу үзеңә дә зур ләззәт: ул канәгать калса - син шат, ул шат булса - син бәхетле.
Икенче төрле әйтсәк, син үз ихтыяҗларың, үз амбицияләрең турында онытып, кунагыңның ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйсың. Аның теләкләрен үтәргә тырышасың. Синдәге эгоизм юкка чыга... һәрхәлдә, син гади кулланучыдан җитештерүчегә әйләнәсең. Ә моның үз ләззәте.
Кунак булуның исә бер мәшәкате дә юк. Монда син бөтен дөньяңны онытып, бәйрәм кәефенә бирелә аласың, чөнки яныңда синең хакта хәстәрлек күрүче, ни теләсәң, шуңа әзер хужа бар. Ым гына как, ишарә генә яса - ул барысын да китереп бирәчәк.
Бермәлне Себер шәһәрләрендә концертлар белән йөрибез. Кунакка алып киттеләр. Ну, килеп урнаштык инде бер көтү артист кемнеңдер танышына. Хуҗалар үзләре берничә гаилә. Кем бу йортта яши, кем әзерләшергә килгән - әлегә белмибез.
- Сез юл кешеләре. Бераз ял итеп торыгыз, теләсәгез, душ юынып чыгыгыз, - диләр.
Мин душка әзерләнә башладым. Иптәшләрнең кайсы кайда үзенә шөгыль тапты. Сумка актарганны күреп, хуҗабикәләрнең берсе зур сөлге китереп тоттырды:
- Менә тастымал. Калган бөтен нәрсә дә бар анда, шампунь да, гель да...
Рәхәт инде кунакта. Юыну бүлмәсендә чынлап та бар да бар иде. Сөлгене чөйгә элеп, чишеним генә дигәндә, телефон шалтырады. Чыгып, бишмәт кесәсен актарырга туры килде. Өйдән шалтыраталар икән. Кеше алдында «сагындым» димәс өчен, мин әкрен генә подъездга чыгып киттем. Сөйләшә-сөйләшә, баскычлар буйлап атладым... Тәмәке кабыздым...
Озак кына сөйләшенде. Фатирга кабат кергәндә, безнең егетләрнең тавыш-тыны ишетелмәде. Кухняда нидер әзерләгән хуҗабикә ханым яныннан дәшми узарга кыенсынганга гына:
- Ваннагызда юынып чыгыйм әле, - дидем. - Кеше юктыр бит анда?
- Юк, беркем дә юк. Юыныгыз.
Ну, рәхәт инде ерак юл йөргәндә кунак итәрлек кешеләрең булгач. Рәхәтләнеп бер юынып чыгу үзе генә ни тора.
Ваннадан чыккач, хуҗаларга рәхмәтләр яудыра-яудыра, залга чыгып, телевизор кабыздым. Юньле нәрсә күрсәтмиләр. Егетләр дә каядыр юкка чыккан. Югыйсә, җыенган җирләре дә юк иде бугай. Мин кабат хуҗабикә янына килдем:
- Егетләр кайда булды соң?
- Нинди егетләр?
Мин бераз аптырап калдым, шулай да:
- Артистлар, - дип җавапладым.
- Ә-ә-ә... Алар бит Наилләрдә. Бер катка югарырак. Нәкъ безнең өстә яшиләр, - дип өйрәтте ханым.
Мин, әлбәттә, рәхмәт әйтә-әйтә, чыгып таю ягын карадым...
Кунак булу рәхәт инде шулай. Кызык та.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар