16+

Иманы булса – кайтарыр...

Мин яңа ел төне могҗизасына ышанмыйм. Шулай да бу яңа ел төне алдыннан үземә-үзем көтелмәгән тетрәнү ясадым. Әлеге вакыйганы Аллаһның кисәтүе буларак кабул иттем мин.

Иманы булса – кайтарыр...

Мин яңа ел төне могҗизасына ышанмыйм. Шулай да бу яңа ел төне алдыннан үземә-үзем көтелмәгән тетрәнү ясадым. Әлеге вакыйганы Аллаһның кисәтүе буларак кабул иттем мин.

Хәл болай булды: 28 декабрь көнне дус-ишләр белән җыелышып шактый озак вакыт аралаштык. Бәйрәм төнен кайда-ничек үткәрү турында уйлашасы, фатир мәсьәләсен дә кайгыртасы бар иде. Шулай итеп, бер иптәшебез арендалап торучы ике бүлмәле фатирны карап кайтырга ниятләгән арада метродан кала җәмәгать транспортлары инде йөрүдән туктап та өлгергән иде. Без, биш кеше, Тукай мәйданы тукталышына «мотор» тотарга юнәлдек.
Мин каршыма туктаган «бомбила» белән сатулашып торган арада икенче иптәшем түбәсендә шашкасы булган көмешсу 11ле машина хуҗасы белән Роторный тукталышына тиклем 150 сум бәягә бару турында килешеп тә өлгерде һәм без, кысыла-кысыла, машинага төялә башладык. Кысан салонда комачау итмәсен дип, ноутбук һәм башка кирәк-яраклар төялгән букчамны арткы панельгә алып куйдым һәм, кызып-кызып, машина хуҗасы белән танышырга керештек. Яңа танышым Николай чыгышы белән Чуашстан башкаласыннан булып чыкты. Чуаш абзыйның Никита исемле 6 яшьлек улы да бар икән... Тел, милләт һәм башка мәсьәләләр хакында аралашып барган арада саубуллашыр вакыт та килеп җитте: бер-беребезгә юл куешып, кысан салоннан коелыштык... Фатирга кереп чишенә башлагач, ноутбук букчасы исемә төшмәсенме! Машинада киткә-ә-ә-н!!! Нишлибез??? Анда бит, ул букчада бит күпме мәгълүмат, күпме кирәк-ярак. Барлык язмалары белән диктофон, иң кирәкле номерлар язылган иске телефоным, фотоаппарат флешкалары, киләсе язмаларым өчен материал җыйган блокнотлар, ноутбукның үзе турында әйткән дә юк. Кыскасы, ни маңгаендагы шашкасының төгәл саннары, ни дәүләт номеры истә калмаган билгесез машинага утырып ярты байлыгым һәм алдагы планнарым билгесез тарафка китеп югалды... Вәт ачык авыз!!! Күп көлсәң - бер елыйсың, дигән сүз дөрес икән, ул көннәрне сабый бала сыман артык күп шукландым шул. Ә шуклык игътибарны киметә.
Югыйсә журналист кешенең игътибары, күзәтүчәнлеге бермә-бер артык булырга тиеш бит... Исерек булсам, бер хәл, аек көе «исереп» йөрү тагы да яман икән..
Нишләргә? Букчада калган телефоныма шалтыратырга керештек. Тик күпме шалтыратсак та, телефонны алучы булмады, соңрак телефон сүнеп үк китте. Машина маңгаендагы сары шашкага язылган номерны искә төшерергә керештек һәм «анда икеле һәм берле саннары язылган иде» дигән уртак фикергә килеп, телефон аша белешмәләр хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Такси диспетчерларының әлеге саннарны үз эченә алган дүрт-бишләп кайнар элемтә линиясе барлыгын ачыкладык. Баксаң, Казан буенча диспетчерлар аша эш итүче алты меңнән артык машина хуҗасы бар икән. Менә салам эскерте арасына төшкән энәне эзлә син. 6 мең машинаның ничәсе көмешсу төстә дә, ничәсе 11ле маркалы «ВАЗ» икән?! Бу төнне күзгә йокы кермәде. Башымда, әллә соң иртәгә «Эфир»дагы «Город» тапшыруы аша мөрәҗәгать ясыйммы икән, дигән уйлар да бөтерелде. Икенче яктан, туганнарым, якын кешеләремә бу мәгълүматны җиткерәсем, аларны борчыйсым килмәде. Әгәр такси хуҗасы мөлкәтне кайтармаска уйласа? Әгәр берәр башка пассажир сумканы эләктереп чыкса? Әгәр... Күз карасыдай саклый торган әйберләреңне ничек шулай онытып калдырырга була инде! Оят бит, оят!
Файдасы тияренә ышанмасак та, Эсперантода урнашкан 8нче санлы полиция участогына юл тоттык. Тик, үз гаебең белән югалткач, ни дип язасың инде: «Прошу уголовное дело не возбуждать, оставил по своей неосторожности...» Моннан да мәгънәсезрәк хәл, моннан да мәгънәсезрәк аңлатма булырга мөмкинме икән?! Юктыр, мөгаен. Нишләтәсең, кирәк чагында киңәшерлек юрист иптәш тә янәшәңдә булмый бит. «Эзләтергә» дигән карар чыгарып кына югалган әйбер табылса икән ул. Җитмәсә, алда бәйрәм кичәләре, яңа ел каникуллары...
Икенче көнне безнең эштә дә яңа ел корпоративы иде, тик бәйрәм кәефе генә качты. Шулай да эчке халәтемне йөземә чыгармаска тырыштым. Баксаң, «ШК»ны Рафаэль Ильясов гаиләсе генә түгел, ә «Юкка түгелдер» дип җыр сузучы Вил Усманов гаиләсе дә укый икән («ШК» редакциясе коллективын Яңа ел белән котларга килүчеләр арасында ул да бар иде.). Әйе, һәр нәрсәнең яхшы ягын күрергә, тормыштагы һәр вакыйгадан сабак алырга өйрәнергә кирәк шул. Бер генә нәрсә дә юкка түгел. Адәм баласы бер тукталып уйлансын, нәтиҗәләр ясасын өчен тетрәнүләр дә кирәк. Эшкә баргач та, коллектив әгъзалары: «Адәм башы түгел ич! Аллага тапшыр! Насыйп булса - табылыр! Иманлы бәндә булса - кайтарыр!» - дип, яхшыга юрарга киңәш иттеләр. Баш мөхәррирнең: «Ноутбуксыз йөри алмыйсың бит инде, булышырбыз!» - дигән сүзләре дә күңелне җылытып җибәрде. Ә бәйрәм кичәбез тәмамланыр алдыннан телефоным шалтырады: «Здравствуйте! Это Фаниль Гилязов? Вы вчера ничего не потеряли? Мне чужого не надо». Кинәт дөньялар яктырып китте. Бу - кичәге такси хуҗасының тавышы иде. Шулай итеп, җомга кичендә Яңа ел алдыннан могҗиза көтәргә мәҗбүр булган күңелемнең өметләре акланды. Күрәсең, Николай иманлы бәндә булып чыкты. Хәер, могҗизаны яңа ел төнендә сәгать сукканын көтеп, бокаллар күтәреп түгел, ә бәлки һәр нәрсәнең сәбәпчесе булучы, тәкъдир сынауларын бирүче Аллаһ Раббыбыздан кулларны күтәреп, һәр җомга намазы саен мәчеткә барып сорау дөресрәк булыр. Алда иске календарь буенча Яңа ел җитә. Ә Аллаһ Тәгалә ул төнне генә түгел, һәр төнне, һәр көнне аңа мөрәҗәгать итүченең хәер-догасын кабул итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading