Шушы араларда без - бертөркем хәбәрчеләр интеллигенция һәм аның үткәне белән бүгенгесе турында фикер алыша башладык. Билгеле инде, мондый чакта иң беренче булып: «Интеллигент кем ул?» - дигән сорау туа. Арабыздагы төзелештә эшләүче берәү, бик гади генә итеп: «Кулына кирпеч тотып эшләүче кеше интеллигент түгел, әлбәттә, ә аны кирпеч эшенә...
Сөйләшү озаккарак сузылса, әлеге кешеләр үзләре генә интеллигент булып калачаклар иде бугай, тик сөйләшүне башкалар бүлдерделәр.
Мин интеллигентларны «югарыдан», әллә кайлардан эзләмим, чөнки андагылар, зур өметләр баглап, бәя бирергә дә өлгермисең, үзләренең иң ямьсез якларын ачалар да салалар...
Балачактан ук кеше үзенә үрнәк алырлык шәхес сайлый, башта ул әтисе, әнисе, туганнары булса, мәктәпкә кергәч, инде укытучылары була. Шул чактан ук күбебез, үзен ничек тотуына карап, тирә-юнебездәге кешеләрне таный башлыйбыз: кайсыларын якын итәбез, ә кайберләрен исә бөтенләй кабул итмибез. Билгеле инде, ягымлы да, тәртипле дә, акыллы, белемле дә булган укытучыны бик тиз арада танып, аңа тартыла башлыйбыз. Безнең өчен андыйлар үрнәк, тормыш юлыбызда очраган иң беренче интеллигент була.
...Без үскән чор башкарак иде шул, укытучылар да, укучылар да бер-беребез каршында ямьсез кыланышмыйбыз, тискәре якларыбызны күрсәтешмибез, тәртип саклыйбыз, бигрәк тә шул укытучыларның «аллалар» кебекләре янында аеруча итагатьле булырга тырышабыз. Үзебез дә аңламастан, үзебездә шулай интеллигент сыйфатлары тәрбияләгәнбездер дә әле. Гаиләсендә дә интеллигент тәрбиясе алганнарыбыз шундый булып калганнардыр да, тик андый гаиләләр сирәгрәк шул. Тәрбиялелеге өстенә белемле булу да кирәк бит әле. Ә анысы инде Ходай кулында. Ярый ла, бәхетеңә хөрмәткә лаеклы чын интеллигентлар гаиләсендә тусаң.
Миңа, яшь ана булып, балалар үстергән чакта, бәхетемә, чын интеллигент күршеләр белән яшәргә туры килде. Кызы Казан университетында немец теле укытучы, үзе исә урта мәктәптә укытып, лаеклы ялга чыккан күршем Александра Ивановна белән яңа йортка күченеп килгәч таныштык без. Мин берсеннән-берсе кечкенә өч ир бала үстерәм, эшкә дә йөрим, арыйм-талам... Беразга гына булса да аның янына да кереп чыккалыйм. Яшь гаиләнең тырышып-тырмашып тормыш алып баруын күзәтеп яшәгән күршем, килеп керүгә, мине мактау сүзләре белән каршы ала, проблемаларым белән кызыксына, балаларым турында сораша, аларның һәркайсы турында да матур фикерләр әйтә, киңәшләр бирә. Ә мин, билгеле, шуңа шатланам, хәтта ниндидер яңа эшләргә дә дәртләнәм. Яшьлегем белән булса кирәк, әлеге күршемнең инде күптән урында ятуына да игътибар итмим, чөнки үзе сиздермәгәч, аның әлеге халәте миңа гадәти хәл булып күренә. Авыру кешене игътибарсыз калдырмыйм, әлбәттә, ара-тирә аякларын бик авырлык белән генә шудырып атлаган күршемне үзебезгә чәйгә алып чыккалыйм. Тик бервакытта да үзенең авыруы турында сөйләмәүче, зарланмаучы, гаять тәрбияле, сабыр, тыйнак күршемнең авыр хәлдә булганлыгын бары аны соңгы юлга озатканда гына тирәннән аңладым мин. Хәер, мин генә түгел, күршеләр барыбыз да аның каты авыру булганлыгына соңыннан гына игътибар иткәнбез икән... Нинди көчле ихтыярлы булган икән бит яраткан күршем! Шул хәлендә дә әле бәйрәмнәрдә бергә җыелышканда ул бик матур интеллектуаль уеннар оештыра, табыннарны зәвыклы итеп әзерләү ысуллары, дөрес ял итү үрнәкләре буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша, һәрберебезнең тышкы кыяфәтенә сокланып, мактап, күңелебезне күтәрә иде. Мондый бәйрәм өстәлләрендә без үзебез дә инде, әйтерсең чын интеллигентлар! Тормыш авырлыкларына, матди җитешсезлекләргә дә җиңелрәк карый башлыйбыз, кыскасы, яшәү көчебез арта иде. Мин, бәлки шуңа күрәдер дә, интеллигентларны тормыш тоткасы дип уйлыйм.
Күршемнең үзе кебек үк тәрбияле дә, белемле дә кызы Элеанора белән ул дөньядан киткәч якыная төштем мин. Бүгенге ришвәтчелек чәчәк аткан заманда әледән-әле аның белән булган бер хәлне искә төшерәм. Бер студентка имтиханда «3»ле билгесе куйгач, студентның әнисе, аларның өенә килеп, билгене яхшыракка үзгәртүне үтенә. Элеанора исә аның өчен бары әзерләнеп, имтиханны яңадан тапшыру гына кирәклеген аңлата. Тик ана һаман үзенекен сөйли, билгене төзәттерәсе килә моның. Укытучыга бүләк тә алып килгәнлеген белгертә, анысы мондый эшкә бармаячагын аңлаткач, ябылып өлгермәгән ишек ярыгыннан бүләген бүлмәгә ташлап китә ана. Күршем төне буе борчылып чыгып, иртән бүләкне университетка күтәреп китә. Студентны үз янына чакырып, бу эшне бүтән кабатламаска кушып, төргәкне аңа тапшыра һәм өстеннән тау төшкәндәй җиңеләеп китә. «Университет кешеләре шундый эшкә бара аламы соң инде?» - дип, бу турыда миңа сөйләгәнен дә бик яхшы хәтерлим. Әмма бер-ике көн үткәннән соң, аны кафедра мөдире үзенә чакыртып, билгене үзгәртергә мәҗбүр иткән. Анысы да университет хезмәткәре бит инде югыйсә... Мин күршемне бик яхшы аңлый идем, Элеанора беркайчан да андый эшкә бара алмас иде, чөнки ул чын интеллигент, ә интеллигент кешенең күңеле чиста була. Миннән: «Интеллигент кем ул?» - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә: «Кешенең интеллигентлыгы - аның күңел чисталыгында», - дип җавап бирер идем. Тик чын интеллигентларга безнең бүгенге тормышта урын да калмый бугай инде. Әгәр тормыш шулай дәвам итсә, интеллигент дигән катлау гына түгел, интеллигент дигән төшенчә дә юкка чыгар төсле...
Комментарийлар