16+

Исәннәрнең кадерен белик!

Беренче каналдан «Поле чудес» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович: «Казанда Кремль янында легендар меценат бабайга һәйкәл куелган», - диде. Казан халкы да, килгән кунаклар һәм туристлар да биредә фотога төшәләр, бу - ятим балаларга булышучы меценат Әсхәт бабайга «исән чакта» куелган һәйкәл, диләр.

Исәннәрнең кадерен белик!

Беренче каналдан «Поле чудес» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович: «Казанда Кремль янында легендар меценат бабайга һәйкәл куелган», - диде. Казан халкы да, килгән кунаклар һәм туристлар да биредә фотога төшәләр, бу - ятим балаларга булышучы меценат Әсхәт бабайга «исән чакта» куелган һәйкәл, диләр.

Иң гаҗәбе шунда - монда язулы такта юк. Югыйсә кемгә куелганлыгы күрсәтелсә, нинди яхшы үрнәк булыр иде.
Безнең илдә миллиард доллардан артык акчалары булган 131 кеше бар. Алар чит илләрнең футбол, баскетбол клубларын сатып алалар. Алтын йөгертелган самолет, 150 метрлы яхта өчен акча туздыралар, борынгы, кыйммәтле сарайларны сатып алалар.
Бу миллиардерлардан гади кешегә бер файда да юк. Әсхәт абый да акчасына күпкатлы йорт салыр, джипта утырып йөрер иде. Әмма ул, үз кул көче белән акча эшләп алуга, ятим балаларга булыша. Күп тапкырлар газеталарда язылган, радиодан сөйләнгән, телевизордан күрсәтелгән меценат Әсхәт абыйның изге эшен барлык буыннарга үрнәк итеп мәңгеләштерү өчен, Кремль янындагы җигүле арбага, мемориаль такта куярга һәм анда: «Бу монумент татар халкының легендар улы меценат Әсхәт Галимҗановка куелды. Кул көче белән эшләп тапкан акчасына ятим балаларга түбәндәге әйберләрне бүләк итте», - дип, совет чорыннан башлап бүгенге көнгә чаклы алынган әйберләр исемлеген татар, рус һәм инглиз телләрендә язып куярга кирәк.
Универсиада башланганчы мемориаль такта куйганда яхшы булыр иде. Шулай иткәндә, Казанда тагын бер һәйкәл янына туристлар, шәһәр кунаклары һәм кеше сукмагы суынмас!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading