Балтач ягы үзешчән сәнгатькә төрле яңалыклар кертүдә гел аерылып тора. Узган гасырның соңгы елларында «Гасыр кичкән буын» дип исемләнгән сәнгать бәйгесен искә төшерү үзе генә дә ни тора.
Колхоз-совхозлар, төрле предприятие һәм оешмалар тарафыннан күрсәтелгән бай программалы концерт-спектакльләр, ел буе гөрләгән ярминкәләр районыбызны гына түгел, тирә-күршеләребезне дә шаулатты. Ул чорда, безнең тәҗрибәне уртаклашырга дип, күрше районнардан да күп килделәр. Районыбыз әле дә иҗади бай мәдәни тормыш белән яши. Мәдәният үзәге гөрләп тора. Республика артисларының концертлары, спектакльләр, районыбыз җирлегендә оештырылган концерт, КВН, киносеанслар һ.б. чаралар тамашачыны һәркөнне үзенә дәшеп тора.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның конкурсы да игътибарга лаек дип уйлыйм. Конкурсның беренче этабы район үзәгендә үтсә, икенчесе районның барлык авылларын үз эченә алды. Балтач бистәсе ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова тәкъдиме белән оешкан һәм ветераннар арасында тиз арада киң яклау тапкан «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы эшчәнлегенә аерым тукталасы килә. Егерме биш кешедән торган хор, 12 кешелек вокаль ансамбль, бию түгәрәкләре, ялгыз җырчыларны берләштерә ул.
- Республикада «Балкыш» дип исемләнгән үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында үткәрелгән конкурс безнең сәнгатьне, сәхнәне яратучы өлкәннәребезне яңадан яшьлекләренә алып кайтты, - дип куана ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов. Ул үзе, Казан филармониясенең концертлар залында уздырылган конкурсның йомгаклау концертында катнашып, лауреат исеменә лаек булды.
Йомгаклау концертларында барысы 130 ветеран катнашты. Иң өлкән җырчылар (алар барысы да 80не узганнар) Хәниф Галипов белән Клавдия Караваева, 78 яшьлек Орфәйд Мөбәрәкшинаның чыгышларын күргән тамашачылар, сәхнә кешене менә ничек яшәртә, дип кызыгып утырдылар.
«Канатлар куйдың, сәхнә» дип аталган бәйге тәмамланып килә. Яшь күңелле, көчле рухлы кешеләр белән очраштырды ул безне. Шундый гүзәл, истәлекле мизгелләр бүләк иткән ветераннарыбызга чиксез соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, кабат очрашуларга кадәр дип әйтәсе килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар