16+

Кем җаваплы?..

Казандагы тукталышларның кайберләренә транспортның кайсы вакытка киләчәген күрсәтә торган экраннар куйдылар.

Кем җаваплы?..

Казандагы тукталышларның кайберләренә транспортның кайсы вакытка киләчәген күрсәтә торган экраннар куйдылар.

Алар эшләп торганда бик җайлы, шул экраннарны куйганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтләребезне гел әйтеп торабыз. Ә менә күп урыннарда ул эшләми. Анысын контрольдә тотучы кешеләр бармы икән? Бездә бит һәрнәрсә өчен җавап тотарга кирәк дигән нәрсә бар.

Берәр җиргә бара башласаң, алдан кайтырыңны уйла дигән сыман, транспортка соңга калмаммы дип борчыласың. Кичке тугызлардан соң транспорт көтә-көтә арып бетәсең. Гәрчә шәһәр транспортын унга кадәр йөри дисәләр дә, килми калуы да бик мөмкин. Шәһәребез күп нәрсәләр буенча алга китте, сөенеп туймассың, әйтеп үтелгән кечкенә генә проблемалар да хәл ителсен иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading