16+

Кеше булганны ил онытмас...

Шундый матур сүзләр белән искә ала укучылары, хезмәттәшләре Флера Сафиуллинаны. 24 май көнне ТДГПУ бинасында Казан университеты галиме, филология фәннәре докторы Флера Садрый кызы Сафиуллинаның якты истәлегенә багышланган кичә оештырылды. Исән булса, гомерен фәнгә, мәгарифкә багышлаган мөгаллимәгә быел 75 яшь тулар иде. «Табигать шау чәчәккә күмелгән вакытта начар кешеләр туа...

Кеше булганны ил онытмас...

Шундый матур сүзләр белән искә ала укучылары, хезмәттәшләре Флера Сафиуллинаны. 24 май көнне ТДГПУ бинасында Казан университеты галиме, филология фәннәре докторы Флера Садрый кызы Сафиуллинаның якты истәлегенә багышланган кичә оештырылды. Исән булса, гомерен фәнгә, мәгарифкә багышлаган мөгаллимәгә быел 75 яшь тулар иде. «Табигать шау чәчәккә күмелгән вакытта начар кешеләр туа...

Укытучысы Мирфатих Зәкиев сүзләренчә, Флера Сафиуллина студент чактан ук тырышлыгы, эш сөючәнлеге белән аерылып торган. Биш ел дәвамында гел «бишле»ләргә генә укыган. Имтиханнарга да гел беренче кереп, яхшы билгеләр генә алган. Шуңа да ул 3-4 нче курсларда кафедрага лаборант итеп алына. Фәнни эш белән шөгыльләнүе дә шуннан башланып китә.
Флера Садрый кызының фәнгә керткән өлеше санап бетергесез. 700 дәреслек, 500гә якын фәнни мәкалә, 200 монография, дистәләгән сүзлекләр авторы ул. Хәзер дә «Сөйләм теле стилистикасы» дигән китабы студентлар тарафыннан актив кулланылышта. Үз хезмәтенә гашыйк булмаган кеше бер гомер эчендә шуның кадәр китап чыгара алмый. Фәнни мирастан кала, Флера Сафиуллина Казан университетында Татар тел белемен өйрәнү кафедрасын ачып җибәрә.
Флера Садрый кызының төп эше КДУ (хәзер КФУ) да булса да, ул элеккеге ТДГПУ бинасына килеп тә студентлар укыта. Профессорлык гыйльми дәрәҗәсен дә шушы университетта ала. Тормышны, хезмәтне яратучы мөгаллимә студентларны беркайчан да аермый - барысын да тигез күрә. Студентлар да аны бик хөрмәт итә. 70-80 гә якын кешеле аудитория Флера Сафиуллина лекцияләрендә бернинди тавыш-тынсыз, галимнең авызына гына карап утырган.
Төркемдәше Рәшит Зәкиев: «Флера һәр кешедә татар теленә чын мәхәббәт уята ала иде. Аның янына хәтта чит ил профессорлары да татар телен өйрәнергә киләләр иде», - дип искә алды студент чакларын.
Флера ханым, университеттан тыш, Казан, Арча педагогик көллиятләрендә чыгарылыш имтиханнары комиссиясендә дә утыра. Ул студентларны беркайчан да батырмый. «Аның янында белмәгән әйберләреңне дә искә төшерәсең. Кайвакыт җавапны авызыңнан ук тартып ала кебек. Соңыннан әле: «Менә бит, беләсең!» - дип тә мактап куя үзебезне. Хәзер Флера апа турында «иде» дип сөйләве бик тә авыр безгә», - дип сөйләде студенты Роза Асылгәрәй кызы.
Кичәдә Флера Сафиуллина галимә буларак кына түгел, яхшы кеше, сабыр холыклы хатын-кыз буларак та ачылды. Гел беренчелекне яраткан Флера ханым студент чакта актив спортчы буларак та таныла. Иптәшләре, көлешә-көлешә, аның төркемдәшен суда батудан коткаруын искә алдылыр. Тормыш иптәше бакыйлыкка киткәч тә нык була Флера апа: ике баласы белән тол калса да, кешеләргә күз яшен күрсәтми. Сабырлыгы, көчле рухы белән хезмәттәшләренә дә үрнәк булып тора.
Чарада Флера Сафиуллинаның кабере өстенә - тормыш иптәше белән икесенә уртак мемориаль такта кую турында да сүз кузгатылды.
Флера Сафиуллина бакыйлыкка китсә дә, башкарган эшләре, тел белемендә калдырган эзе күңелебездә әле күп еллар сакланыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading