16+

Күркәм үзе, үтә сүзе

Минем бик күп тапкырлар кемнәрдер тарафына ярдәм яисә киңәш сорап мөрәҗәгать иткәнем бар, ләкин күп очракта, әйтергә теләгән фикерләремне дә төгәлләп бетерә алмыйча кала идем. Ә бу очрак мине бөтенләй гаҗәпләндерде: кемдер өчен вак кына тоелган ниндидер бер мәсьәлә белән кергән кешене тыңлап торырга әлеге бүлек җитәкчесенең вакыты да табылды...

Күркәм үзе, үтә сүзе

Минем бик күп тапкырлар кемнәрдер тарафына ярдәм яисә киңәш сорап мөрәҗәгать иткәнем бар, ләкин күп очракта, әйтергә теләгән фикерләремне дә төгәлләп бетерә алмыйча кала идем. Ә бу очрак мине бөтенләй гаҗәпләндерде: кемдер өчен вак кына тоелган ниндидер бер мәсьәлә белән кергән кешене тыңлап торырга әлеге бүлек җитәкчесенең вакыты да табылды...

Яшь кенә булуына да карамастан, инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән кеше ул. Бу постта 2011 елның 7 февраленнән эшли башлаган. Ә аңа кадәр Идел буе районында урнашкан полиция эчке эшләр бүлегендә 8 ел («Үтерүләр буенча» дигән бүлектә) хезмәт куйган. Аның оештыру сәләте дә бик зур. Әлеге эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә аның кул астында 91 кеше хезмәт куя. Гаделлекне, төгәллекне таләп итә торган бу эш катлаулы һәм җаваплы да. Әмма подполковник Ибәтуллин өчен үзенең һәр хезмәткәре кадерле. Ул аларның һәрберсе белән аңлашып, киңәшеп эшли, кирәк чакта дөрес юнәлеш биреп җибәрә, аларның проблемалары белән даими кызыксынып, ярдәм итеп тора.
Хокук сакчыларының эшләре бик җитди һәм сабырлык таләп итә торган. Аларның дөрес һәм оператив гамәл кылулары җинаять эшләренең тиз арада чишелүенә сәбәпче булып тора. Кешеләр бит полиция хезмәткәрләрен кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле итеп күрергә телиләр. Әлеге сыйфатларның Илнур әфәндедә барысы да бар дип уйлыйм, юкка гына бит ул минем: «Эшләү чорында хәтерегездә иң тирән уелып калган бер вакыйга», - дигән соравыма: «Алар бик күп, ләкин иң тетрәндергәннәре - балалары күңелсез хәлгә дучар булган ата-аналарның миңа елый-елый рәхмәт укулары», - димәс иде. Шулай - бала һәркемгә газиз дә, кадерле дә, изге дә шул инде ул. Ә моны үзе дә ике бала әтисе булган кеше тагын да тирәнтенрәк аңлый. Илнур әфәнденең дә гаиләсендә 8 һәм 3 яшьлек ике малай үсә. «Улларыгызның киләчәктә Сезнең юлдан китүләрен теләр идегезме», - дигән сорауга, ул бераз уйланып калды һәм: «Юктыр...» - дип җавап бирде...
Балалар турында сүз чыккач, Илнур Нәҗиповичның балачагы белән дә кызыксындым. Казан шәһәрендә яшәгән гаиләдә, тигез канат астында алар ике бала үскәннәр. Кечкенәдән «хирург булам» дип хыялланган егет, шәһәрнең 16 нчы мәктәбен уңышлы гына тәмамлаганнан соң, ничектер үзе дә сизмичә, Казан шәһәренең педагоглар әзерләү институтына юл тота. Институтта алган белемнәрнең аңа әле дә эшендә бик еш кирәге чыгып тора. Вакыты белән педагог та, психолог та булырга туры килгән урында хезмәт куя бит ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading