16+

Күз караган якка...

Кытайда һәр иртә томан белән башлана. Кояш күренми. Кайбер көннәр нәкъ шулай үтеп тә китә. Вак-вак тамчылар тама башласа, кытай халкы тизрәк зонтиклар ачып, йөгереп йөри башлый, йә якында гына булган түбә астына качып тора. Чынлап коеп яуган яңгырны күрсәләр иде алар, бу сизелмәс тамчылар аларны куркытмас иде. Миңа метрога...

Күз караган якка...

Кытайда һәр иртә томан белән башлана. Кояш күренми. Кайбер көннәр нәкъ шулай үтеп тә китә. Вак-вак тамчылар тама башласа, кытай халкы тизрәк зонтиклар ачып, йөгереп йөри башлый, йә якында гына булган түбә астына качып тора. Чынлап коеп яуган яңгырны күрсәләр иде алар, бу сизелмәс тамчылар аларны куркытмас иде. Миңа метрога...

Кытайда һәр иртә томан белән башлана. Кояш күренми. Кайбер көннәр нәкъ шулай үтеп тә китә. Вак-вак тамчылар тама башласа, кытай халкы тизрәк зонтиклар ачып, йөгереп йөри башлый, йә якында гына булган түбә астына качып тора. Чынлап коеп яуган яңгырны күрсәләр иде алар, бу сизелмәс тамчылар аларны куркытмас иде. Миңа метрога кадәр 35 минут җәяү барырга кирәк. Эссе булганда, мәлҗерәп бетәсең, салкын вакытта кулдагы бармакларны сизми башлыйсың. Ярый әле җәяү йөрергә яратам.
Шимбә. Хайджу Сквер метросыннан чыгуга, матур паркка эләгәсең. Кешеләр, чирәмгә утырып, миңа таныш булмаган ашамлыклар ашап утыра. Ниндидер хайванның тәпиен, соя сөтен кулланып эшләнгән сырны, чи йомырканы түгәрәк формага салып кыздырып торучылар, коксны чистартучылар да бар монда. Тормыш үзенчә кайный. Итсез булган һәр ризыкны кабып карадым (ризыкның бер төре - 3-4 юань тора). Ашарлык, борычы күп булса да, тәмле. Бер кисәк карбыз сатып алып, сусавымны бастым. Күз кая карый - аякларым шунда бара. Елга буена килеп җиттем. Ир-атлар балык тота, хатын-кызлар этләр белән йөри. Монда балыкны кармак белән түгел, ә сөзеп тоталар икән. Олы яшьтәге кешеләр елга буенда гимнастика ясый. Боларны күзәтә-күзәтә барганда, бер җыелышка тап булдым. Унлап кеше, бер түгәрәк ясап, җырлап тора. Түгәрәк уртасында пакетлар ята, пакет эчендә - меңләгән вак балык. Бактың исә, алар җырламый икән - шулай дога кылып басып торулары. Балыкларны, дога укыганнан соң, елгага җибәрәләр. Имеш, шулай дога укыгач, балыклар тизрәк үсә.
Елганың икенче ярына чыгам, дисәң, паромга утырырга кирәк. Бәясе - 1 юань. Мин, әлбәттә, паромга утырдым: елгадан салкынча рәхәт җил исә, бу ис әти белән балыкка йөргән көннәрне искә төшерде. Күзем бер егеткә төште. Фазыл, Мөнир, Вахит дигән исемнәр туры килер иде ул егеткә. Каршымда басып торган бу кытай малае татар баласына бик нык охшаган. Бәлки ул кытай егете дә түгелдер, бәлки - уйгырдыр. Монда уйгырлар күп яши. Алар, күбесенчә, хәләл ризыклар пешерүче кафеларда эшлиләр. Әйе, монда мөселманнар бик күп. Гуанчжоу шәһәрендә 3 мәчет бар дип язылган интернетта, бер барып кайтасы булыр әле.
Ә бүгенгә сәяхәтем тәмам. Тизрәк метрога утырып, үзем яшәгән йортка юл тоттым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading