16+

Мәгариф оешмалары оештыра торган ярмикәдә нигә быел балалар булмаган?

Мәктәп, балалар бакчалары үткәрә торган ярминкәләрне элек-электән бик яратам. Җән-фәрманга тырышып, үз хезмәт җимешләрен халыкка тәкъдим иткән балаларны күреп, күңел куана. Гадәттә, мондый ярминкәдән беркайчан да буш китмисе, балаларның күңелен күреп, нәрсәдер аласы килә.

Мәгариф оешмалары оештыра торган ярмикәдә нигә быел балалар булмаган?

Мәктәп, балалар бакчалары үткәрә торган ярминкәләрне элек-электән бик яратам. Җән-фәрманга тырышып, үз хезмәт җимешләрен халыкка тәкъдим иткән балаларны күреп, күңел куана. Гадәттә, мондый ярминкәдән беркайчан да буш китмисе, балаларның күңелен күреп, нәрсәдер аласы килә.

Икенче ел рәттән «Казан» агропромпаркында мәктәпләр, техникум һәм көллиятләр үзләре җитештергән, үстергән товарны халыкка тәкъдим итәләр. Узган ел әлеге ярминкәгә барып хәйран калып кайткан идем. Ниләр генә юк иде анда. Әзерләгән ризыкларын ашарга кыймассың, карап кына торырлык, ул бәйләгән теккән, әйберләр, сувенирлар дисеңме - һәркайсы сокланырлык иде.
Иде диюем юкка түгел, узган шимбәдә үткән ярминкә алдагы елдагысыннан нык калыша. Сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларны, халыкның кәефен күтәреп, ярдәм итеп йөрүче волонтерларны исәпләмәгәндә, һәр атна саен була торган ярминкәдән бернинди дә аермасы юк иде дияргә була. Бәлки, көннең салкынлыгы да аяк чалгандыр. Көзге әче җил үтәли өшетә башлагач, балалар катнашында булырга тиешле чараны нигә аз гына иртәрәк оештырмыйлар икән, дигән фикер килми калмады.

Нәкъ менә укучылар, булачак һөнәрчеләр, эшчеләр кулы белән ясалган әйберләрне эзләп, кишер, бәрәңге, чөгендер, кайнатмалар арасында шактый йөрергә туры килде. Бу төр товар күп иде монда. Өч литрлы кыярны гына да 100, 120, 180, 250 сумлыгын очраттым. Сатыла торган товарлар гел бертөсле булгач, бәясен чагыштырып карыйсы гына килеп тора.

Ниһаять, таптым бер бала. Дәү абый, апалар арасында сәүдә итеп торучы нәни эшмәкәр әллә каян үзенә җәлеп итте. Раифаның һөнәр училищесыннан килгән Сергей Сивакин агачтан кырып эшләнгән сувенирлар сата иде. Әлбәттә, бер адым читтә генә аның җитәкчеләре дә тора. Укытучы абый-апаларының укучы балага үзен эшмәкәр итеп тоярга, товарны сатарга, халык белән аралашырга мөмкинлек бирүләре игътибарга лаек. Әлеге ярминкәнең оештырылуының төп максаты да укучыларны эшкә җәлеп итү, хезмәтнең, җитештерүнең төп нәтиҗәсен күрергә, базарны тоярга өйрәтү бит. Беркемгә дә сер түгел: монда товар саткан акча гына мәктәп бюджетын әллә ни арттыра алмый.

Сергейдан бик матур кырып ясалган сувенир да алдым. Шуңа караган саен, елмаеп басып торган нәни малай күз алдыма килә... Мондый ярминкәдән алынган әйберләр шунысы белән кадерле дә инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading