16+

«Печән базары» XX йөз башына алып кайта

Татар бистәсендә Печән базары ярминкәсе узды. Быел ул «Ялкын» журналының 90 еллык юбилеена багышланды.

«Печән базары» XX йөз башына алып кайта

Татар бистәсендә Печән базары ярминкәсе узды. Быел ул «Ялкын» журналының 90 еллык юбилеена багышланды.

Ярминкә тулаем ХХ гасыр рухына туры китереп оештырылган - кунаклар бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән вакытларга сәяхәт итте һәм үзләрен шул чор кешесе итеп тойды. Заманында татар дөньясының үзәге булып саналган Иске татар бистәсендә, «Мәрҗани» мәчете тирәсендә үткәрелгән чара иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр барды. Акциядә катнашуның шарты да бар иде - һәр килүче кунакның киемендә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш. Шарт тулысынча үтәлде дияргә кирәк: бирегә килүче барлык абый-
апалар, әби-бабайлар һәм балаларның киемнәрендә татар рухын чагылдырган элементларны күрергә мөмкин иде.
Бу көнне Татар бис­тәсендә театральләштерелгән ярминкә һәм «Ялкын» журналы булдырган уку паркы эшләде. Парктагы махсус киштәләрдә татар китап­ларын алмашуга мөмкинлек тудырылды, китаплар уку өчен утыргычлар куелды. Шулай ук бистәнең ишегалларында язучылар белән очрашулар, китап презентацияләре, шигырь уку, музыкаль чыгышлар оештырылды. Чарага язучылардан Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Марат Кәбиров, Халисә Ширмән, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар килгән иде.
«Печән базары» чарасы милли киемле, калфаклы кызлар, кәләпүшле шәкертләр, сәүдәгәрләр, зәркәнчеләр белән гөрләп торды. Анда 40тан артык кул эше остасы бар иде. Шулай ук шәһәребездә һәм башка төбәкләрдә укучы студентлар тарафыннан ясалган сувенирлар, милли ризык, сәнгать әсәрләре, шәмаилләр, кул эшләре, төрле китаплар да тәкъдим ителде.
«Печән базары» халык арасында танылуга ирешә башлады. Быел инде ярминкәдә катнашучыларның яртысы, безне үзләре табып, бу чарада сәүдә итәргә теләкләре булуын җиткерде. Алар арасында татар кызлары өчен заманча милли күлмәкләр, калфаклар тегүчеләр, күнгә бизәкләр төшерүчеләр, читекләр, балчыктан савытлар ясаучылар бар. Аларга да без танылу өчен мәйданчык булдырабыз, чөнки аларның әйберләре зур кибетләрдә юк», - ди форум рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин.
«Печән базары» кебек чаралар, чыннан да, безнең җәмгыятебезгә бик кирәк. Киләчәк һәм татар теленең язмышы безнең кулда. Һәрберебез үзебезнең йолаларыбызны, гореф-га­дәтләребезне онытмаска, аларны үстерергә, өйрәнергә тиешбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading