«Сезне нәрсә шаккатыра ала?» Бер яшь журналист кыз миннән интервью алганда шундый сорау биргән иде. Чыннан да, яши-яши тиреләр калыная, күңел дә кырыслана, чөнки инде син күп нәрсәне күргәнсең, беләсең, тоясың - берни дә сиңа яңалык булып яңгырамас кебек. Шулай да ул чакта ике дә уйламыйча җавап кайтардым: «Кечкенә улым....
«Сезне нәрсә шаккатыра ала?» Бер яшь журналист кыз миннән интервью алганда шундый сорау биргән иде. Чыннан да, яши-яши тиреләр калыная, күңел дә кырыслана, чөнки инде син күп нәрсәне күргәнсең, беләсең, тоясың - берни дә сиңа яңалык булып яңгырамас кебек. Шулай да ул чакта ике дә уйламыйча җавап кайтардым: «Кечкенә улым. Мин көн саен аңа шаккатам!» Хәер, бик үк төгәл әйтмәгәнмен фикеремне. Олы улым бәләкәй чакта аңа да шакката идем...
***
Рәзимгә (ул безнең беренче балабыз) биш яшьләр булгандыр. Әнисе белән сөйләшә бу.
- Әни, сез мине бакчадан кәбестә арасыннан таптыгыз бит, әйеме?
- Әйе, улым.
- Бабай мунча ягарга барганда минем кәбестә астында ятканны күргән дә өйгә алып кергән, әйеме?
- Әйе, улым.
Бала шул сүзгә риза булып елмаеп китеп барды. Күп тә үтмәде, әнисе янына йөгереп кергән.
- Әни, син нигә алдашасың?!
- Кайчан? Ни дип?
- Мине кәбестә астыннан таптык дип! Минем туган көн 23 февральдә, кыш көне бакчада кәбестә үсми!!!
***
Хатыным белән икәүләп кичен ниндидер бер иске, аклы-каралы сәвит фильмын карыйбыз. Өч-дүрт яшьлек Ришат почмакта «Лего» белән тыныч кына уйнап утыра, робот җыя. Кинода егет белән кыз танышалар, кичен клубта парлашып бииләр, аннары егет кызны өенә кадәр озата. Телефон чылтырады да, Римма икенче бүлмәгә чыгып кем беләндер тиз генә сөйләшеп алды һәм кире кино карарга кереп утырды.
- Үбештеләрме соң инде? - ди.
- Соң бу бит 50нче елларда төшерелгән сәвит киносы! - дим. - Каян үбешсеннәр инде, үбешмәделәр! Советлар Союзында секс булмаган!
- Ә сезнеке булды, - дип куймасынмы Ришат!
Без Римма белән бер-беребезгә карап каттык, ни әйтергә белмибез.
- Кайчан ул, улым? - дидем аптырагач.
- Ике тапкыр, - диде Ришат, хәйләкәр елмаеп һәм V хәрефе формасында безгә ике бармагын күрсәтеп. - Башта Рәзим абый туды, аннары мин.
- Соң, Ришат, без бит ни... Без бит сине кибеттән алып кайттык. Кыз алырга дип барган идек, акча җитмәде дә, сине сатып алдык, - ди әнисе.
- Мин сиңа тупоймыни, - диде дә Ришат, тырыша-тырыша, телләрен чыгара-чыгара, янәдән роботын җыярга кереште.
***
Олы улым Рәзимгә Тукайның «Шүрәле»сен укыйм.
Бик матур бер айлы кичтә
бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга,
ялгызы бер ат җигеп.
«Әткәй, ә нигә ул урманга утынга төнлә бара, урлашыргамыни?» - ди Рәзим.
***
Кече улым Ришат белән (аңа җиде яшьләр тирәсе булгандыр) балалар кафесына барган идек. Әллә сораган һәрбер тәмле әйберен алып биргәнгә күңеле булды, гадәттә күп сөйләшми торган малайның кайтканда теле ачылып китте.
- Әткәй, миңа биш яшь булганда, мин озак уйладым: ни шәбрәк - тәмәкеме, кофемы? Аннары кофены сайлап алдым.
- Ә нигә кофены?
- Тәмәке тарту рәхәт түгел икән, аның төтене сасы, ул ютәлләттерә, бугазга рак чыгарга мөмкин, авызда әче тәм кала. Кофе да әче, кәнишне, тик аңа шикәр саласың да, ул тәмле була.
- Синең тәмәке тартып караганың бармыни?
- Әйе.
- Кайчан?
- Шул биш яшьтә инде.
- Каян алдың соң син аны?
- Синең кесәңнән, каян алыйм тагын?!
***
Рәзимнең 1нче сыйныфта укыган чагы иде бугай.
- Әткәй, синең эшең бетәме әле?
- Нигә?
- Миңа компьютер кирәк иде.
- Нәрсәгә?
- Пьеса язасым бар.
- Мә, алайса, утыр, яз.
Мин бер чәшке чәй эчкән арада, пьеса әзер иде инде.
«Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Боларның әтәчләре булган, ди. Ул, көн саен иртә таңнан кычкырып, боларны туйдырып бетергән. Шуңа бабай әтәчне суйган, ә әби аш пешергән».
Улымның пьесасын режиссер Булат Бәдриевкә күрсәттем.
- Әйбәт пьеса бу! - диде Булат. - Төп геройлар бар, конфликт бар, сюжет бар, чишелеш бар, сәхнәгә куеп була моны!
***
Ришатка өч яшьләр чамасы булгандыр. Өченче каттан аска җәяүләп төшәбез.
- Әйдә, улым, санарга өйрәнәбез, - дим.
- Әйдә.
Баскыч буйлап адым ясаган саен санап күрсәттем:
- Бер, ике, өч. Әйдә хәзер син шулай санап кара.
- Бер, ике, өч, - дип өч адым ясады Ришат шундук.
Беренче катка төшеп җиткәнче шул «бер, ике, өч»не кабатлап төштек, мин инде үземчә ныгып калсын дип тырышам. Ә беренче каттан подъезд ишегенә төшкәндә тагын бер кечкенә генә баскыч бар иде әле. Мин бер сүз дә әйтмәсәм дә, Ришат аннан да санап төшәргә булды.
- Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде.
Исләрем китте, малай! Баксаң, ул инде әллә кайчан унга кадәр саный белә икән. Әнисе өйрәткән.
***
Рәзим кечкенә чакта ит ашамыйча интектерде. Тавык та ашамый иде, сыер итен дә, пилмәнне, дә, кәтлитне дә, пәрәмәчне дә, хәтта балык ашарга да яратмый иде. 90нчы еллар баласы ул, икътисади яктан шактый авыр заманалар. Алай да, Аллага шөкер, ач утырмадык, өстәлдә һәрвакыт сый-ризыклар булып торды. Үзебез дә тырыштык, әти-әниләр дә булышты, авылдан итнең төрледән-төрлесе килеп кенә тора иде.
Берсендә шулай медосмотрга алып бардык Рәзимне. Бик ябык иде ул, кабыргалары күренеп тора, рәхәтләнеп һәрберсен санап чыгарга була инде менә! Терапевт карады да моны, әйтә хатын белән икебезгә: «Аңлыйм, заманалар шактый авыр, тик шулай да балага атнага бер мәртәбә булса да итле аш пешерергә тырышыгыз инде зинһар», - ди. Шул чакта аңладым инде «җир тишеге булса, кереп китәр идем» дигән гыйбарәнең тулы мәгънәсен.
Тагын бер мәртәбә аңлатып күрсәтте әле аны миңа Рәзим! Анысы Минзәләдә. Бабай белән әбигә (хатынның әтисе белән әнисенә) кунакка кайткан идек. Җәйге челлә вакыты. Ишегалдында Рәзим белән икәүләп шортыдан гына йөрибез. Күршедә яшәүче Рамил исемле егет килеп керде. Күләгәгә чүгәләп, тегесе-монысы турында сөйләшә башладык. Рәзим дә безнең кырыйда бөтерелә. Рамил минем корсакка, аннары баланың тырпаеп торган кабыргаларына карап-карап торды да:
- Бигрәк ябык син, Рәзим! Ит аша син күбрәк, әзрәк май кунар иде тәнеңә, - ди.
- Итне, пешеп чыгу белән, әти шундук ашап бетерә, безгә бер кисәк тә калдырмый! - диде дә Рәзим, йөгереп өйгә кереп китте.
***
Ришатка биш яшьләр чамасы. Әнисе балалар бакчасына алып килгән дә моны, өс киемнәрен салдыра башлаган. Болар янында тагын биш-алты бала чуала икән. Шунысын да искәртим, Ришат үзеннән бер яшькә зуррак балалар белән бер төркемгә йөрде, чөнки анда тәрбияче булып безнең бер танышыбыз эшли иде. Белгән кеше күз астында булгач, тынычрак бит инде барыбер.
Пәлтә-бүрекләрне салганнар болар, шул арада тәрбияче апа кулына куб алган да, аны баш өстенә күтәреп:
- Бу нәрсә? Кем дөрес җавап бирә, шуңа «бишле» куям, - дип әйтә ди.
Берсе дә җавап бирми икән.
- Улым, әйт инде, син бит беләсең ни икәнен, - дигән әнисе Ришатка.
Ул күз чите белән генә апасына күз ташлаган да:
- Куб, - дип, авыз эченнән мыгырдаган.
- Дөрес! Ришатка - «бишле»! - дигән апасы.
Аннары ул конус күтәргән:
- Ә монысы нәрсә?
Тагын берсе дә җавап бирми ди.
- Ришат, монысын да беләсең бит, әйт инде, - дигән тагын әнисе.
Ришат эндәшми ди. Кат-кат сорагач, үтенгәч кенә Ришат авыр сулап куйган да, ниһаять, әйткән:
- Конус. Ну, всё! Хәзер «алтылы» була инде...
***
Авылда әнидә кунакта чак. Рәзим йөгереп килде дә сорый:
- Әткәй! Аксөяк кем ул?
- Каян ишеттең әле ул сүзне?
- Ну, әйт инде?!
- Үзең әйт башта, каян ишеттең?
- Әбидән сораган идем: «Безнең көтү чираты җитәме әле?» - дип, ул әйтә: «Нигә ул сиңа, улым?» - ди. Мин әйттем: «Әти белән, Ришат белән көтү көтәргә чыгар идек, анда кызык бит!» - дидем. Ә әби әйтте: «Атаң көтү көтеп йөрмәс шул ул, аксөяк бит ул!» - диде. Әткәй, әйт инде, кем ул аксөяк?
Фото: epsychology.ru сайтыннан алынды
Комментарийлар