Әлхәмдүлилләһ, соңгы елларда районда, Олуг вә Мәрхәмәтле Раббыбыз рәхмәте белән, халкыбызның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту буенча киңкырлы, максатчан вә нәтиҗәле эш алып барыла. Быел менә, Аллаһ боерса, безнең Кече Әшнәк авылына да, Корноухово юлыннан вә Олы Әшнәк аша, асфальт юл сузачаклар. Бу бик тә кирәкле гамәл.
Чөнки хәзер күпләр, авылда эш фронты кимегәч, яшәү чыганагы өчен, шәһәргә барып эшләп йөриләр. Ел тәүлеге юлда алар. Ә һава шартлары гел генә уңай була алмый. Әмма күтәрелгән, каты катлам җәелгән юл бар икән, язгы-көзге пычраклар да, кышкы бураннар да куркыныч түгел.
Соңгы елларда Кече Әшнәкне борчыган тагын бер проблема бар. Ул - үзәктән мәчет вә зират урамына чыгу уңаендагы коры елга ярларының, кар-яңгыр сулары тәэсирендә, ел саен ишелә баруы. Берничә елдан аның аша бөтенләй чыгып-йөреп булмаска мөмкин.
Район үзәгендә яшәүче бер мөхтәрәм авылдашыбыз мәчеткә намазга кайтканда: «Авылга юл төзүчеләрнең килүеннән файдаланып, район хуҗасы һәм депутатыбыз алдында әлеге елга аша күпер салу мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Мин Илһам Госман улы Вәлиевне дә, Вазыйх Хаҗип улы Фатыйховны да якыннан беләм. Алар үзләренең хезмәт юлларында халык мәнфәгатьләрен һәрчак күз уңында тоталар. Безгә дә ярдәмнәре тимичә калмастыр, шәт!» - дигән иде. Аның әлеге эшлекле киңәшен чын күңелдән хуплап һәм яхшыга өметләнеп, күптән түгел узган авыл җыенында мин әлеге очрашуга килгән район җитәкчебез белән депутатыбызга шул хактагы фикеремне җиткердем.
- Ярар, абзый, хәл итәргә тырышырбыз, - дип, күңелгә җылы салды, шатлык өстәде, өмет уятты хуҗабыз Илһам Госманович.
Дөрес, юл төзүчеләр өчен өстәмә эш булганлыктан, планда күпер төзелешен финанслау каралмаган. Район вә оешма җитәкчеләренә, безнең үтенечкә колак салып, кыен булса да, өстәмә чыганаклар эзләп табарга туры килер инде. Шуңа күрә авыл халкыннан да акчалата ярдәм сорала.
Бу хакта авылдашларның күбесе белми булса кирәк әле. Белгәннәре дә: «Ай-һай, булырмы икән, эшләрләрме икән ул күперне?!» -дип, икеләнебрәк торалар. Шикләнмәскә кирәк, район җитәкчесе вәгъдә биргән икән, ул аны үтәмичә калмастыр, шәт. Илһам Госманович сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Язмам башында телгә алган мисаллар әнә шуны раслый. Инде менә яңа факт: әлеге җыенда Олы Әшнәктә мәдәният йортын ремонтлау кирәклеге турында да сүз булган иде. Район үзәгеннән осталар килеп, аны тиз арада заманча хәл итеп киттеләр дә инде.
Мин ышанам, авылдашларыбызның берсе дә, кайда яшәүләренә карамастан, әлеге күпер төзелешеннән читтә калмаслардыр, шәт. Чөнки алар, тырыш вә хезмәт сөючән булу өстенә, гомумхалык өчен бик тә кирәкле изге вә күмәк эшләрдә дә активлар. Әнә зиратны тотып алуда бердәм булыштылар бит. Авыл мәҗлесе (зират ашы) уздыруда да ел саен зур оешканлык күрсәтәләр.
Мәчеткә, беренчеләрдән булып, мең сум күләмендә хәер-сәдака тапшырган авылдашыбыз Габдрәхим Бакировның (аның тәэсирле дәгъваты җирлегендә, узган ел өч кеше мәчеткә йөри башлады) кулы җиңел булыр, ахры. Авыл үзәгенә игълан язып элгәнчегә кадәр үк шактый кеше акча китереп өлгерде инде. Бу эш хәзер дә дәвам итә. Ә без, мәчет картлары, гомуми эш өчен дип, мәчеткә хәер-сәдака китерүчеләргә көн саен, намаздан соң, дога кылып, теләк телибез.
Бер хәдистә әйтелгәнчә, гадәти сәдака бирүчегә дөньялыкта 70 бәла ишеге ябылса, сәдакаи җария бирүчегә аның савабы ул бәндә үзе вафат булгач та килеп торыр.
Һәр яхшы гамәл - сәдака, рәхмәт чишмәсе. Шуңа да мин безнең зарыбызга игътибар иткән хуҗабыз Илһам Госманович белән депутатыбыз Вазыйх Хаҗиповичка һәм дә сәдакаи җария тапшыручы авылдашларыбызга, башкарылачак вә бүгенге көндәге изге гамәлләре өчен, мәчет картлары һәм шәхсән үз исемемнән, хәзердән үк зур рәхмәтемне белдерәм. Тормышыгыз хәерле, эшләрегез уң булсын, җәмәгать!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар