Беренче көннәрдән үк бу коллективта бер-берен ярты сүздән аңлый белә торган, киң күңелле, ихлас кешеләр эшләде. Зур хыяллар, кайнар омтылыш, ашкынулы дәрт белән яшәдек без ул елларда. Эш авыр булса да, зарланмадык. ...Бөтендөнья татар конгрессы ачылган көнне дә газетаны чыгару җиңел булмады. Бер түбә астына җыелган милләттәшләребезне газета битендә дә бер-берсеннән аерасы килмәде. Полосага сыйдырыр өчен язмаларны кат-кат кыскартырга туры килде. Эш белән мавыгып вакытның үткәнен сизмәгәнбез дә. Сәгатькә карасак, төнге бер. Бу санга сәгать икенче яртыда типографиядә кул куелды.
Без урамга чыкканда тәрәзәләрдә утлар сүнгән иде инде. Кала татлы йокыда. Бәхетле кешеләр йоклый. Тукта әле, кем әйтә ала безне бәхетсез дип. Без бәхетле, чөнки газетаның яңа санын күңелебезгә ошарлык итеп чыгара алдык, ул укучыларыбызга да ошар, иншаллаһ. Без бәхетле, чөнки иртәгә дә сәгать 9га эшкә киләсебез бар, Алла боерса. Без бәхетле, чөнки безнең милли азатлык, дәүләтчелегебезне яңарту дулкынында, демократия рухында туган «Шәһри Казан»ыбыз бар!
Комментарийлар