16+

Сыйныфташларсыз сыйныфташлар очрашуы

Февральнең беренче шимбәсендә авыл-район мәктәпләрендә утлар төнгә кадәр сүнми. Олы апа-абыйлар ниндидер бер үзгә хисләр белән мәктәпкә таба атлый. Белем көне диярсең, араларында чәчәк бәйләмнәре, бүлмә гөлләре тотып килүчеләр дә бар. Кайсы студент, кайсы эшендә зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше, кайсы әти-әни булса да, бу көнне аларны бары бер максат берләштерә....

Никтер быел, барыргамы, юкмы, дип икеләнеп тордым әле. Узган елгы очрашуда үземнең сыйныфташларымның булмавы күңелемне төшергән иде: безнең сыйныфтан очрашуга бары ике кыз (шуның берсе мин) килде. Шулай да барырга булдым.
Мәктәп эченә узгач, диварга эленгән фотолардан үземнең сыйныфымны эзли башладым. Фотода без егермебез дә бар. Очрашуга ул кадәр җыелырбызмы икән?
Бу уку елында Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбенең юбилее - 20 яшь аңа. Яшь булуына карамастан, уңышлары шактый безнең мәктәпнең. Укучылары-укытучылары - берсе дә сынатмый. Район, республика, Россия олимпиада-конкурсларында җиңү, призлы урыннар алу белән куандыралар. Җырчы Венера Шәмиеваның безнең мәктәпне тәмамлаганын белмисез дә дер! Ул да килде, белем учагын җыры белән котлады.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, быел да сыйныфыбыз «аерылып» торды. Без - сыйныфташлар барлыгы дүртәү идек. Әлбәттә, бергә укыган, бергә бәйрәмнәр уздырган сыйныфташлар белән очрашасы бик килә. Кайберләре белән мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк. Югыйсә шушындый очрашулар күрешергә тагын бер яхшы сәбәп кенә бит. Һәркемнең үз эше, һәр кешенең үз кайгысыдыр. Тик башка сыйныфлар җыелган бит әнә. Әллә сез мәктәпне тәмамлаганнан соң, «юбилей» җитүен - 5, 10, 15 ел үтүен көтәсезме, дусларым?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading