Фото: Дамир Бәдриев
Татар теле дәүләт теле дип күпме сөйләсәк тә, телебез өй бусагасын атлап чыгуга, кулланыштан төшеп кала. Урамда татарча сөйләшү хәзер гайре табигый хәл сыман. Татарча сөйләшкән кешегә никтер «авыл баласы» дип тамга тагарга ярата бездә халык.
Мин кечкенәдән тырышып-тырмашып өйрәнгән урыс телен берничә көнгә онытып, бары туган...
Фото: Дамир Бәдриев
Татар теле дәүләт теле дип күпме сөйләсәк тә, телебез өй бусагасын атлап чыгуга, кулланыштан төшеп кала. Урамда татарча сөйләшү хәзер гайре табигый хәл сыман. Татарча сөйләшкән кешегә никтер «авыл баласы» дип тамга тагарга ярата бездә халык.
Мин кечкенәдән тырышып-тырмашып өйрәнгән урыс телен берничә көнгә онытып, бары туган телемдә генә аралашырга булдым. Урысча белмәгән килеш шәһәрнең җәмәгать транспортында йөреп буламы икән?
Экспериментым көн саен эшкә барырга ияләшкән 89нчы маршрут автобусыннан башланды. Автобуска килеп керүгә, кондуктордан:
- Казан авиатөзелеш институты тукталышына кадәр барып җитәмме? - дип сорадым. Ә аның ни татарчасы, ни урысчасы юк икән. Соравымны берничә тапкыр кабатласам да, аңламады. Кондуктор әвәләнгәнче, бер төркем студент кызлар миңа ярдәмгә ашыкты, аңлатуларын урысча аңлаттылар, әлбәттә. Әзәрбайҗаннан килгән кондуктор телне генә түгел, тукталышларны да белми булып чыкты. Йә берсен, алдалап: «Без анда бармыйбыз!» - дип борып җибәрә, йә киресенчә, «Барабыз», - дип, әллә кайларга алып китә. Адашсаң, кондукторларга мөрәҗәгать итмә икән ул! Якын-тирәңдәге әби-бабайлардан сорашсаң, юлны планшетыңдагы 2ГИСтан да яхшырак аңлатып бирәчәкләр.
22нче автобус белән Мәскәү базарына юл тоттым, кондуктордан, белмәмешкә салышып, юлны сораштым. Ул исә «базар», «Мәскәү» сүзләрен абайлапмы, дөрес утырганны әйтте.
- Ашыгам, озак барырбызмы икән? - дип, сүзне дәвам иттем мин. Татарча белмәсә дә, бераз чамалаган егет:
- Хәзер бөкеләр вакыты. Озаграк булыр, - дип, миңа урысча җавап кайтарды. Егет Боря исемле булып чыкты. Ул каршы килмәгәч, мин дә, татарча сукалавымны дәвам итеп:
- Татарча беләсезме соң? - дип сорадым.
- Мәктәптә өйрәткәннәр иде. Бераз аңлыйм, тик сөйләшмим, - диде ул. Егет татар телендә сай йөзә икән шул. Сүзне дәвам итү өчен, миңа да урысчага күчәргә туры килде.
- Урысча белмәгән кеше юк инде ул. Бер тапкыр да очратканым булмады андыйларны. Белмәгән кеше булса, юлны кул хәрәкәтләре белән булса да аңлатыр идем, - дип җавап бирде Боря минем бәйләнчек сорауларыма.
Шунысы гаҗәп, бар автобуска шар ярып татарча эндәшүем булды, автобустагы барлык күзләр дә миңа төбәлде. Транспорт уртасында аю биетәләрмени. Ул күзләр мине тәмам автобустан төшеп киткәнче күзәтеп барды.
Казан тукталышларының шунысы җайлы - күбесенең урыс атамасы белән татар атамасы охшаш яңгырашлы. 30 нчы автобуста Чехов базарына юлны да кондуктор тиз күрсәтте.
- Татарстанда рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәдә бит. Ник татарча сөйләшмисез? - дип сорагач, кыз миңа елмаю белән генә җавап бирде дә, пассажирлардан акча җыюын дәвам итеп, янымнан китеп барды.
35 нче автобус кондукторы мине дорфалыгы белән гаҗәпкә калдырды. Юл сорагач та, колакчыклары аша ишетмәде. Соравымны берничә тапкыр кабатлагач, түзмәдем, иңбашына сак кына кагылып, игътибарын үземә җәлеп итәргә тырыштым. Ул колакчыкларының берсен иренеп кенә салды да, «йә, нәрсә, тыңлыйм», дигән кыяфәт белән миңа төбәлде. Мин мөрәҗәгатемне тагын кабатладым. Ул исә «Что?» дип битенең бөтен җыерчыклары белән мине аңламавын күрсәтеп, күркә кебек күперенде. Бу кондуктордан да мин юньле җавап алмадым.
Метрода, гомумән, телнең кирәге булмады. Монда хәрәкәтләр теле генә хөкем сөрә икән. Нинди телдә сөйләшсәң дә, касса янында бармак белән никадәр жетон кирәген күрсәтүең хәерлерәк.
Иң рәхәте трамвайда йөрү икән. Мондагы кондукторлар да сиңа бәйдәге эт кебек акырырга тормый. Бишенче трамвайдагы кондуктор татар апасы булып чыкты. Исемен әйтмәсә дә, минем сорауларга рәхәтләнеп үз телемдә җавап бирде.
Комментарийлар