16+

Татарстан – Төркия күпере тагын да ныгырга охшаган

Рөстәм Миңнеханов Тимур Акулов урынына яңа ярдәмчесе итеп Радик Гыйматдиновны билгеләде. Моңарчы ул Татарстанның Төркиядәге вәкиле вазифасын башкара иде. Төркиядә булганда Радик әфәнденең эшчәнлеген якыннан күзәтергә мөмкинлегем булды, шуңа күрә аның турында берничә юл язып китәргә телим. Р.Гыйматдинов Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын инде 2005 елдан бирле башкара. Шулай...

Татарстан – Төркия күпере тагын да ныгырга охшаган

Рөстәм Миңнеханов Тимур Акулов урынына яңа ярдәмчесе итеп Радик Гыйматдиновны билгеләде. Моңарчы ул Татарстанның Төркиядәге вәкиле вазифасын башкара иде. Төркиядә булганда Радик әфәнденең эшчәнлеген якыннан күзәтергә мөмкинлегем булды, шуңа күрә аның турында берничә юл язып китәргә телим. Р.Гыйматдинов Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын инде 2005 елдан бирле башкара. Шулай...

Рөстәм Миңнеханов Тимур Акулов урынына яңа ярдәмчесе итеп Радик Гыйматдиновны билгеләде. Моңарчы ул Татарстанның Төркиядәге вәкиле вазифасын башкара иде. Төркиядә булганда Радик әфәнденең эшчәнлеген якыннан күзәтергә мөмкинлегем булды, шуңа күрә аның турында берничә юл язып китәргә телим.
Р.Гыйматдинов Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын инде 2005 елдан бирле башкара. Шулай да Миңнеханов аның хезмәтен Төркиягә ясаган соңгы рәсми сәфәре кысаларында бәяләде. Президентның Төркиягә сәфәре Гыйматдиновның тәкъдиме һәм инициативасы буенча оештырылды дисәк, ялгышмабыз. 30-31 майда Миңнеханов Әнкарада һәм Истанбулда булды, Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл, Премьер Рәҗәп Таййип Эрдоган, тышкы эшләр министры Әхмәт Давтуоглу белән очрашты. Истанбулда узган зур инвестиция һәм сәүдә форумында әһәмиятле ике яклы килешүләргә кул куелды. Болар барысы да Гыйматдиновның шәхси тырышлыгы белән оештырылды һәм республикабыз өчен сәяси яктан да бик зур әһәмияткә ия: татар Илбашы кардәш төрек дәүләте тарафыннан мөстәкыйль дәүләт Президенты дәрәҗәсендә каршыланды. Татарстан Башлыгы шуннан бирле Төркиягә кагылышлы мәсьәләләрдә Гыйматдиновның киңәшенә, фикеренә колак сала кебек. Аның Төркия хакимиятенең зур түрәләре дәрәҗәсендә яхшы танышлыгы, төрек бизнес зыялылары белән тыгыз элемтәләре бар.
Президент Миңнеханов тагын бер тапкыр үзенең прагматик карашлы булуын күрсәтте: үз янына командасы тәкъдим иткән кешеләрне түгел, ә хезмәтен, тырышлыгын үз күзе белән күргән, энергиясе ташып торган яшь белгечләрне туплый. Радик Гыйматдинов исә үз хезмәтен матбугат аша күрсәтергә яраткан гадәти бюрократ түгел. Төркиядә эшләгәч, аны белүчеләр дә аз булгандыр. Ләкин үз вазифасын чын күңелдән һәм бары тик республикабыз файдасына башкарган Гыйматдиновның Төркия - Татарстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше һичшиксез зур. Бүген Татарстанда, Алабуга ирекле икътисади зонасында хезмәт куйган төрек ширкәтләренең, инвесторларының күбесен Гыйматдинов «җитәкләп» алып килде. Аның инициативасы буенча Төркия һәм Татарстанда бик күп уртак сәнәгать, туристлык форумнары оештырылды.
Төркиядә эшләгән дәверендә Радик әфәнде мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләрне дә читкә куймады. Ел саен Истанбулның туристлык мәркәзе булган Солтанәхмәт мәйданында Сабан туе уздырыла килде, Габдулла Тукайны искә алу чаралары, төрле татар кичәләре оештырылды. Татарстан вәкиллеге үзенең Төркиядә укыган студентларын да онытмады: алар өчен ел саен уздырылган КВН уеннары матур традициягә әверелде, вәкиллек хезмәткәрләре һәрвакыт студентларның гозерен тыңлый, килеп туган мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.
Р. Гыйматдинов Төркия татарлары белән дә тыгыз элемтәдә булды. Яңа вазифага билгеләнгәч, иң күп котлаулар аңа Төркиядән килгәндер дисәм, ялгышмам, чөнки ул Истанбул, Әнкара, Искешәһәр, Измир һәм башка шәһәрләрдәге татар милли оешмаларына булдыра алганча ярдәм итеп торды.
Радик әфәнде, Казанга кайткач та, Төркия белән элемтәләрне үстерү эшләрен туктатмас дип өметләнәсе килә. Киресенчә, Кремльдәге яңа вазифа аңа киңрәк вәкаләтләр тәкъдим итә. Җитмәсә, аның элекке вазифасын, ягъни Татарстан вәкиллеген аның урынбасары һәм уң кулы булган Айдар Гашыйгуллин башкарачак. Төркия исә Татарстан өчен яхшы стратегик һәм икътисади партнер. Беренчедән, төрек икътисады бүген үскәннән-үсә, төбәктәге күршеләрен олы адымнар белән уза. Икенчедән, Төркия безнең өчен отышлы импорт базары: Татарстан сәнәгате үссә дә, импортка каралган продуктларны, түбән сыйфатлы булу сәбәпле, Көнбатыш илләре сатып алмый. Шуңа күрә нефть химиясе продуктларын сату өчен Көнбатыштагы лидер дәүләтләренең берсе булган Төркия - уңышлы базар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading