16+

Түбә кыегайса, ызгыш-талаш кузгала

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенә Казанның Академик Губкин урамындагы 13 нче йортта яшәүче Н.Бикмөхәммәтовадан үтенеч хаты килеп төште.

Түбә кыегайса, ызгыш-талаш кузгала

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенә Казанның Академик Губкин урамындагы 13 нче йортта яшәүче Н.Бикмөхәммәтовадан үтенеч хаты килеп төште.

«ЖЭУ эшчеләре, йорт түбәсендәге бозларны төшергәндә, фатирыбыз балконының профнастил чималдан ябылган түбәсен зарарладылар. Төзәтсеннәр, дип барсам, 30 нчы ЖЭУ җитәкчесе Рөстәм Шаһвәлиев: «Бездә андый дәгъваларны канәгатьләндерерлек мөмкинлекләр юк», - дип җавап кайтарды. Ул хаклымы? Шушы соравыма газета аша аңлатма бирә алмассызмы?» - дип яза автор.
Мәсьәләне ачыклау өчен, Совет районының «Жилсектор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составындагы 30 нчы ЖЭУга килдем. Кирпичников урамындагы 17 нче йортның подвалына урнашкан бу «офис» дигән нәрсә, килеп керешкә, бик моңсу тәэсир уята. Башта моның үзен төзекләндерергә кирәк икән әле, дигән уйлар белән подвалга төштем. Идарә җитәкчесе Рөстәм Шаһвәлиев һәм аның урынбасары итагатьле кешеләр булып чыкты.
- Балкон түбәләрендәге карны яки бозны кешеләр үзләре җыештырырга тиеш. Әгәр балкон түбәсендәге кар урамдагы кеше башына төшсә, моның өчен фатир хуҗасы җавапка тартылачак», - дип, сүзне ерактан башлады Рөстәм Ринат улы.
- Анысы дөрес, ләкин бу юлы тема икенче, - дидем мин.
- Фатирлардагы балконнарны төзекләндерү ЖЭУ вазифасына керми, - дип, сүзен һаман бирмәскә тырышып дәвам итте җитәкче. - Бикмөхәммәтова фатирындагы балкон түбәсе, бәлки, череп беткән булгандыр, кар басымы астында ватылгандыр? Аның гаиләсендә кешеләр бар, төзәтсеннәр. Гаепне ЖЭУга аударып, хатка әллә нәрсәләр язарга була ул».
Ахыр чиктә Рөстәм Шаһвәлиев бәхәсле очракны тикшерергә һәм чара күрергә ышандырды. Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетының юридик бүлеге юристлары, шулай ук шәһәрнең дәүләт торак инспекциясе инспекторлары: «Түбәдән кар яки боз төшергәндә фатир балконы түбәсенә зыян китерелә икән, зыянны эшне башкарткан идарәче компания, ЖЭУ, торак милекчеләре ширкәте төзәтергә бурычлы», - дип белдерделәр. Димәк, 30 нчы ЖЭУ, телиме-теләмиме, Н.Бикмөхәммәтова фатирындагы балкон түбәсен төзәтергә мәҗбүр булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading