16+

Журналист булып туалармы?

Мөбарәк Лотфулла улы Мусин республикабызда чын журналист булып танылды. Дистә еллар дәвамында ул Татарстанда һәм аннан читтә нәшер ителүче әллә ничә басмада үзенең мәкаләләрен бастырып килә. Аның мәкаләләрендә журналист өчен иң кирәкле нәрсә - хәрәкәт бар. Ул аларда конкрет кешеләрнең дөрес булмаган гамәлләрен тәнкыйтьли, аларны туры юлга басарга өнди. Дәүләт...

Журналист булып туалармы?

Мөбарәк Лотфулла улы Мусин республикабызда чын журналист булып танылды. Дистә еллар дәвамында ул Татарстанда һәм аннан читтә нәшер ителүче әллә ничә басмада үзенең мәкаләләрен бастырып килә. Аның мәкаләләрендә журналист өчен иң кирәкле нәрсә - хәрәкәт бар. Ул аларда конкрет кешеләрнең дөрес булмаган гамәлләрен тәнкыйтьли, аларны туры юлга басарга өнди. Дәүләт...

Мөбарәк Лотфулла улы Мусин республикабызда чын журналист булып танылды. Дистә еллар дәвамында ул Татарстанда һәм аннан читтә нәшер ителүче әллә ничә басмада үзенең мәкаләләрен бастырып килә. Аның мәкаләләрендә журналист өчен иң кирәкле нәрсә - хәрәкәт бар. Ул аларда конкрет кешеләрнең дөрес булмаган гамәлләрен тәнкыйтьли, аларны туры юлга басарга өнди. Дәүләт күләмендәге икътисади һәм сәяси ялгышларны күрсәткән мәкаләләре дә шактый аның.
Мөбарәктә тәнкыйтьче рухы яши. Бәлки ул тумыштан ук шундый булып тугандыр. Чөнки аның әнисенең бертуганы Гомәр Билал улы Галиев тә, Татарстанда гына түгел, бөтен СССРда билгеле шәхес, тәнкыйтьче буларак танылган. Тик Сталин, Берияләр заманындагы үлем тегермәненә эләгеп, вакытсыз корбан булган. Абыйсының гаепсезгә кулга алынып, башта ун ел буе төрмәләрдә һәм сөргендә күп михнәтләр чигүе, аннары икенче кат, шулай ук гаепсезгә кулга алынып, тоткынлыкта фаҗигале төстә үлүе Мөбарәкне абыйсы юлын дәвам иттерүче булырга этәргәндер.
Дөрес, Мөбарәк яшәгән чорда Гомәр абыйсы заманына эләккән шәхес культы бетерелгән була инде. Аңа сөрген янамаса да, тәнкыйтьне дөрес аңламаучылар да очрап тора. Әмма ни генә булмасын, Мөбарәк Мусин үз юлыннан тайпылмый. Пенсиягә чыккач, ул журналистлык хезмәтен активлаштыра төште. Гомәр Галинең фаҗигасе эзеннән тикшеренүләрен дәвам иттереп, 2002 һәм 2011 елларда, абыйсы истәлегенә багышлап, ике китап чыгарган иде инде. Быел, ул, тагын да саллырак хезмәтнең нәтиҗәсе итеп, «Ил язмышы каләмем очында» дигән китабын бастырды. Аның соңгы китабына үз гомерендә матбугатта бастырган татар һәм рус телләрендәге мәкаләләре тупланган. Меңгә якын мәкаләне үз эченә алган бу китап яшь журналистларга файдалы дәреслек була ала.
Мөбарәк Мусин инде 35 ел буе илебезнең Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Дөрес, ул журналистика факультетын түгел, ә Казан финанс-икътисад институтын тәмамлады. Әмма җаваплы икътисади үсеш тармакларында директор яисә комитет җитәкчесе булып озак еллар нәтиҗәле эшләр башкарганда да каләмен читкә куеп тормады, матбугатта актуаль мәкаләләре белән катнашты. Яшь журналистлар өчен ул үткән юлны күрү үзе бер мәктәп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading