16+
20 октябрь 2026, 01:09 #ФОТО

Бер фотода - бер язмыш, мең фотода - халык тарихы!

Вакытны туктатып буламы? Була икән! Моның өчен кайчак фотоаппаратның бер генә төймәсенә басу да җитә.

Еллар уза, чорлар алышына, кешеләр китә… Ә фотосурәтләрдә алар һаман исән, һаман безнең белән. Танылган фотограф Рамил Гали төшергән һәр кадрда - кеше язмышы, чор сулышы, халкыбыз тарихының кабатланмас мизгелләре.

Бүген Казанның Милли китапханәсендә әнә шул кадерле мизгелләр яңадан җанлана. Биредә танылган фотохәбәрче, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Рамил Галинең «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә - Ватанны саклаган каһарманнарга, үзенең фидакарь хезмәте белән республикабыз тарихын язган гади кешеләргә үзенчәлекле хөрмәт билгесе.

Безнең өчен исә бу вакыйганың тагын бер кадерле ягы бар: бүген исеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган Рамил Гали иҗат юлын нәкъ менә «Шәһри Казан» газетасында башлаган. Димәк, аның зур иҗат тарихында безнең дә үз сәхифәбез бар!

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар