16+
18 июля 2024, 05:27 #ФОТО

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 2 еллыгы бәйрәменнән фоторепортаж

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 2021 елның 2 июлендә чыга башлады. Ул «Татмедиа» тарихында А4 форматындагы беренче басма.

Ул һәр җомгада 24 битлек булып укучыларыбызга барып ирешә. Ә быелдан аерым индекс белән дә тәкъдим ителә (тиражы – 8121). Ике генә яшь булса да, «Шәһри Казан. Язмыш» аягында нык басып торган, үз укучыларын тапкан һәм аларның мәхәббәтен яулаган газетага әверелде.

«Татмедиа» бинасы 27 июль көнне иртәдән гөжләп торды. Почта хезмәткәрләре озак йоклап ятарга яратмый бит – таң белән торып, республикабызның төрле районнарыннан җилдереп килеп тә җиткән алар. «Шәһри Казан»ның иң якын дуслары, подписка чорында басмабыз белән кулга-кул эшләгән, II яртыеллыкка язылу чорында иң югары күрсәткечләргә ирешкән 32 кеше бүген сөенечебезне уртаклашты.

Анна Арахамия һәм Дамир Бәдриев фоторепортажы

 

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар