16+

50 чакрымны – велосипедта

Бу якшәмбедә 200гә якын казанлы велосипедка «атланды». Татарстанда беренче велофестиваль «Казан - Зөя утрау-шәһәрчеге» маршруты буенча үтте.

50 чакрымны – велосипедта

Бу якшәмбедә 200гә якын казанлы велосипедка «атланды». Татарстанда беренче велофестиваль «Казан - Зөя утрау-шәһәрчеге» маршруты буенча үтте.

Алдан хәбәр ителгәнчә, велосипедчылар сайтта теркәлү узарга тиеш иде. 50 кмны велосипедта узарга теләүче 146 кеше табылган. Шулар арасыннан кырык кеше генә сайлап алынган. Тагын ун велосипедчы төркемгә Яшел Үзәндә кушылган.
Велосипедларны иярләүчеләр арасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов та бар иде. «Катнашучыларның нинди хисләр кичерүен беләсем килеп, үзем дә велосипедка утырдым. Болай җитешсезлекләр дә яхшырак күренә. Икенче елга быелгы хаталарны җибәрмәскә тырышырга кирәк», - дип белдерде ул.
50 км араны узучы һәркемгә мактау грамоталары тапшырылды. Оештыручылар мондый чараны Татарстанда ел саен уздырырга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading