16+

Күршең мал алып кайтса, сак бул!

Татарстанда хайваннар арасында инфекцияле вәзгыять тыныч түгел. Барыннан бигрәк бруцеллез борчу уята.

Күршең мал алып кайтса, сак бул!

Татарстанда хайваннар арасында инфекцияле вәзгыять тыныч түгел. Барыннан бигрәк бруцеллез борчу уята.

Быел Татарстанда 3 шундый очрак теркәлгән инде. Шуларның берсе әле кичә генә Сарман районында ачыкланган. Инфекцияле чир терлектән кешеләргә дә күчү ихтималы белән куркыныч. Татарстан Баш ветеринария идарәсенең  Хайваннар йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сүзләренчә, бар очракта да авыруның чыганагы читтән тикшерелмичә кертелгән терлек булып тора.

Бруцеллезны узган елга кадәр Татарстанда инде 1996 елдан бирле күрмәгән булганнар. Былтыр исә чир республика территориясенә кире кайта. Яңа Чишмә һәм Әтнә районында килеп чыккан авыру аркасында фермерлар күпсанлы терлекләрен югалткан. Әтнә районындагы Тукай хуҗалыгында югалту масштаблары аеруча зур – сүз 5,5 мең баш терлек турында бара. Быел да, күргәнебезчә, терлек тотучыларга бик сак булырга кирәк.

Бруцеллезның беренче очрагы быел Кайбыч районында теркәлгән. Иске Чәчкаб авылында аборт теркәлгәннән соң, канны тикшерү нәтиҗәсендә әлеге чир ачыкланган. Шәхси хуҗалыктагы 5 сыер зарарланган булып чыккан. Шулай ук бу авылда урнашкан фермерлык хуҗалыгында да 52 баш мөгезле эре терлекнең икесендә бруцеллез табылган. Зарарланган терлек юк ителгән һәм бу территориядә карантин кертелгән. Хәзер ай саен Иске кайбыч авыл җирлегенә караган 4 авылда тикшерүләр үткәрелә.  Шул рәвешле 1 айдан үткәрелгән кан алу тагын бер башта авыру булуын күрсәткән. Шуннан соң булган тикшерүнең нәтиҗәсе тискәре. Татарстанның Баш ветиринария идарәсе авыру шул рәвешле туктатылган дип ышана.

Икенче очрак Яшел Үзән районында булган. 150гә якын эре мөгезле терлеге һәм 84 мөгезле кече терлеге булган крестьян-фермерлык хуҗалыгында 9 проба уңай булып чыккан. Хәзерге вакытта зарарланган терлекне юк итү процессы бара.

Әйткәнебезчә, әле кичә генә тагын бер чир чыганагы табылган. Сарман районында 2 шәхси хуҗалыктагы (берсендә - 5 сыер, икенчесендә 11 сыер асраганнар) 9 сыерны юк итәргә туры киләчәк.  Хуҗалар терлеген бер территориядә – иске ферма биләмәләрендә тоткан булган. Биредә шулай ук карантин чаралары кертелгән.

-    Малны көтүгә чыгарганчы, барлык тикшеренүләрне, вакцинацияләрне дә үтәргә кирәк. Күршең мал алып кайтса, бу малның каян килгәне турында кызыксыну комачауламас. Идентификация узмаган малны көтүгә кертергә ярамый. Күп нәрсә халыкның үзеннән тора, - ди Солтан Латыйпов.
Барлыгы 2023 елда Россия территориясендә мөгезле эре терлек арасында 295 бруцеллез очрагы теркәлгән. 

Фото: © «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading