16+

«Адская кухня»да безнең егет җиңде

Татарстанның «Голос», «Большие танцы» кебек проектларда яулаган матур җиңүләре рәтенә 23 яшьлек Чаллы егете Алмаз Исхаковның «РЕН-ТВ»да барган «Адская кухня» кулинария шоуында җиңүе дә өстәлде. Казан шәһәренең йөзенә кызыллык китермичә, илнең иң яхшы пешекчесе исеменә лаек булды ул.

«Адская кухня»ның I сезонының бер сериясен дә калдырмый карап барган Алмаз II сезонга кастинг башланганын ишеткәч, үзен анда катнашып карарга бурычлы дип саный.
«Телепроектта катнашу бик җайлы түгел, авырлыклар көн саен туып кына торды, - дип искә ала егет. - Коллективтагы тавыш-гаугадан да, файдага булуына карамастан, тәнкыйтьтән дә рухи яктан арыйсың». Җиңүче булуын белгәч исә шок кичерә ул. Ә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау телеграммасы алу Алмаз өчен аеруча сөенечле була.
Реалитида җиңеп, «Илнең иң яхшы пешекчесе» исемен алган егет үзен чынлыкта алай хис итми. «Бәйгедә илнең барлык пешекчеләре дә катнашмады бит.
Россиядә тәҗрибәле һәм талантлы кулинарлар бик күп, миңа әле күп укырга кирәк», - ди егет, тыйнак кына. Хәзер ул Петербургта эшли, аңа «Жером» ресторанында шеф-повар вазифасын йөкләгәннәр.
Киләчәккә планнары зур Алмазның. Ул Европада укып кайтып, Татарстанда ресторан культурасын күтәрү хыялы белән яна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading