16+

Акыллы һәм талантлылар – «Сәләт»тә

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралышып бетә. Кемдер авылга дәү әнисе янына кунакка кайта, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый. Тынчу фатир, шәһәр шау-шуыннан арынып истә калырлык күңелле итеп ял итү, дуслар табу өчен лагерьлар менә дигән урын. Ә «Сәләт»тә ял иткәннәр өчен лагерь аеруча истәлекле,...

Акыллы һәм талантлылар – «Сәләт»тә

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралышып бетә. Кемдер авылга дәү әнисе янына кунакка кайта, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый. Тынчу фатир, шәһәр шау-шуыннан арынып истә калырлык күңелле итеп ял итү, дуслар табу өчен лагерьлар менә дигән урын. Ә «Сәләт»тә ял иткәннәр өчен лагерь аеруча истәлекле,...

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралышып бетә. Кемдер авылга дәү әнисе янына кунакка кайта, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый. Тынчу фатир, шәһәр шау-шуыннан арынып истә калырлык күңелле итеп ял итү, дуслар табу өчен лагерьлар менә дигән урын. Ә «Сәләт»тә ял иткәннәр өчен лагерь аеруча истәлекле, кадерле булып хәтердә каладыр. «Сәләт» лагеренда иң сәләтле, иң талантлы балалар җыела бит. Быел да лагерь эшен башлап җибәрде инде. Хәер, аның ел буена да туктап торганы юк бугай. Кыш көне дә укучылар өчен төрле чаралар, укулар оештырып кына тора ул.
КАЙДА, НИЧЕК?
«Сәләт»тә 4 профиль сменасы эшли. Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» сәламәтләндерү балалар лагере базасында, Татарстанның башка районнарында да сменалар оештырыла. Гомумән, үзәкнең җәйге лагерьларында 4 меңнән артык бала ял итә.
Беренче смена - «Сәләт-Тел». 2009 елдан бирле лагерь лингвистик юнәлештә эшли, биредә ял итүчеләр туган телләре буенча белемнәрен ныгыта, чит телләрне өйрәнә ала.
Икенче смена - «Сәләт-Раушан». Монда исә катнашучыларның интеллектуаль, рухи үсешләренә басым ясала.Әлеге смена киң масштабта үтә, параллель рәвештә Азнакай, Әтнә, Балтач, Болгар, Чаллы, Саба, Чувашиядә, кыскасы, 11 җирдә уза.
Өченче смена - «Сәләт-Санак». Бу лагерьда исә «компьютер җене» кагылганнар җыелган. Балаларны заманча техниканы үзләштерергә, компьютер серләренә төшенергә, дизайн, программалаштыру, журналистика өлкәсендә эшләргә өйрәтәләр.
Дүртенче смена - «Сәләт-Шәхес». 2011 елдан бу лагерь яңа юнәлештә эшли башлаган. Биредә катнашучылар Тапкырлар һәм Шаяннар клубы оештыра. Программада укучыларда иҗади талантны камилләштерү, конкурентлыкка сәләтле булу сыйфатларын үстерүгә игътибар бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАР
«Сәләт» яшьләр үзәге быел «Болгар-туган тел» проектын булдырган. Ул июньнең 23еннән 29ына кадәр Болгар шәһәрендә уздырылачак. Монда исә Татарстан белән генә чикләнмичә, Россия төбәкләре белән дә элемтәләрне барлаганнар. Шулай ук чарада Австралия, АКШ, Гарәп Әмирлекләреннән дә катнашучылар килер дип көтелә. Проект туган телне, татар мәдәниятен, милләтне үстерүгә юнәлдерелгән.
Төп максат - балаларда ана теленә карата кызыксыну уяту. Проект кысаларында балаларга телне өйрәнү буенча гамәли дәресләр биреләчәк. Лекция укып, теория сөйләп кенә түгел, укучыларны аралашу дәрәҗәсендә булса да татарча сөйләшергә өйрәтү бурычы куелган. Биредә шулай ук төрле шәхесләр, журналистлар белән очрашулар үткәрелер дип көтелә.
Июльнең 15еннән 23енә кадәр Биләр тарихи-археология музей-тыюлыгында өченче тапкыр «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы уздырылачак. Палаткалы лагерь мәйданында үтәчәк чарада биш меңләп бала катнашачак.
«СӘЛӘТ»КӘ НИЧЕК ЭЛӘГЕРГӘ?
«Сәләт»нең җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов әйтүенчә, «Сәләт» лагерьларында ял итәргә теләүче балалар елдан-ел артып бара, быел гына да 1 урынга якынча 4 кеше туры килә.
- Әлбәттә, безнең лагерьларда, беренче чиратта, олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңгән балалар катнаша. Алар безгә юллаган портфолиолар конкурсы буенча сайланып алына, - ди җитәкче.
Быел исә «Сәләт»тә тагын бер истәлекле вакыйга. Яшьләр үзәгенә - 20 яшь.
Җитәкчеләрнең сер итеп кенә әйтүләренә караганда, көзгә алар бу бәйрәмне зурлап үткәрергә ниятли. Ә хәзергә җәйнең рәхәтен тоеп, рәхәтләнеп ял итегез, сәлкешләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading