16+

«Алтын мөнбәр» кире кайтырга мөмкин

Кичә Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале старт алды. «Пирамида»дагы тантаналы ачылыш алдыннан журналистлар өчен матбугат очрашуы уздырылды.

«Алтын мөнбәр» кире кайтырга мөмкин

Кичә Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале старт алды. «Пирамида»дагы тантаналы ачылыш алдыннан журналистлар өчен матбугат очрашуы уздырылды.

Очрашуның иң зур кунагы РФ мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин булгандыр, мөгаен. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары, чараны оештыручылар һәм башлап йөрүчеләр белән журналистларны даими очраштырып торсалар, Равил хәзрәт матбугат хезмәткәрләренә тансык кунак булды. «Туган республикамда шундый зур масштаблы фестиваль үткәрелүе белән мин бик горурланам. Дөньяда бердәнбер мөселман фестивале бу», - дип, хисләре белән уртаклашты мөфти.
Алдан хәбәр ителгәнчә, быелгы фестивальгә 450дән артык гариза кабул ителгән. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: биредә мөселман илләре генә түгел, дөньяның төрле почмагыннан, төрле дин тотучы дәүләтләр дә катнашу хокукына ия. Кино белгечләре тарафыннан 55 фильм сайлап алынган иде. Алар арасында Татарстан кинематографларының картиналары булуы аеруча куанычлы. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары, фильмнар турында сүз алып барганда, республикабызда төшерелгәннәренә махсус басым ясап киттеләр. В. Антипов «Аптека на Проломной» фильмын телгә алды. «Чын кино осталары телефон кенәгәсен төшереп тә менә дигән картина барлыкка китерә алалар. Бу нәкъ шундый очрак», - дип билгеләп үтте ул.
Фестивальнең исемен һәм җисемен ачыкларга теләүчеләр дә булды. Исегездә булса, мөселман фестивале биш ел рәттән «Алтын мөнбәр» исеме астында узган иде. Тик соңгы елларда әлеге атамадан баш тарттылар. Шулай да мөфти Равил Гайнетдин күңелдә өмет чаткысы кабызды: «Алтын мөнбәр» атамасын кире кайтару буенча Мәскәү дирекциясе белән сөйләшүләр алып барыла икән.
Кинофестивальгә тәкъдим ителгән фильмнарның иң-иңнәрен Казан кинотеатрларында карап булачак. Ә җиңүчеләр 11 сентябрьдә ябылу тантанасында игълан ителәчәк. Мәртәбәле жюрига 50дән артык картинаны карап, иң лаеклыларын җиңүче пьедесталына күтәрергә кирәк булачак. Жюри дигәннән, җиңүчеләрне ачыклауда Таҗикстан, Кыргызстан, Иран, Төркия кино белгечләре белән беррәттән, язучы Рабит ага Батулла да катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading