16+

«Ана даны» медале кемнәргә тиеш?

«Ана даны» медален алу шартлары, тәртипләре турында тулырак аңлатмассызмы икән? Гөлинә Хафизова, Әтнә.

«Ана даны» медале кемнәргә тиеш?

«Ана даны» медален алу шартлары, тәртипләре турында тулырак аңлатмассызмы икән? Гөлинә Хафизова, Әтнә.

Сорауга Татарстан Президентының матбугат үзәге хезмәткәрләре җавап бирә.

- «Ана даны» медале, Татарстан кануны буенча, 2005 елда гамәлгә кертелгән. Әлеге медаль биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән (тәрбияләүче) хатын-кызга бирелә. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш. (Шул ук вакытта бишенче балага өч яшь тулгач кына бирелә.) Әлеге дәүләт бүләге балаларын лаеклы тәрбияләп, шәхес итеп үстергән, бала тәрбияләүдә үрнәк булып торган анага бирелә. Болардан кала, медаль алуның тагын бер шарты - Россия гражданы булып, Татарстан территориясендә биш елдан озаграк яшәү.

«Ана даны» медален бирү турындагы гаризаны оешма коллективы, җәмәгать берләшмәләре, дәүләт органнары, шул исәптән Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урындагы органнары бирә. Ул исә Татарстан Президенты Указы нигезендә карала.

Әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булган хатын-кызларга, медаль белән бергә, бер тапкыр акча да бирелә. Әлеге вакытта аның күләме бер балага - 5000 сум. Ул ел саен индексацияләнә. Аңлашыла ки, аның суммасы арта.

«Ана даны» медале белән бүләкләнгән хатын-кызларга, пенсиягә чыкканда, шәһәр яны су транспортында йөрер өчен 50 процент ташлама да бирелә. Алар шулай ук шәһәр яны автомобиль транспортына һәм барлык төр шәһәр транспортына бердәм айлык социаль юл йөрү билетын алырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading