16+

Ана капиталын бала карау пособиесенә алмаштырырга җыеналар

Ана капиталын бала карау пособиесенә алмаштырырга җыеналар

Ана капиталын Россиядә үз балаларыңа һәм тәрбия гә алынганнарга ай саен түләнә торган акча белән алмаштырырга мөмкиннәр. Бу акчаны 18 яшь тулганчы - бер балага ай саен 3 мең, ике балага - 8 мең, өч балага -15 мең биреп барырга тәкъдим итәләр. Бу Дәүләт Думасының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм казанлы, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец идеясе, дип яза RT.

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. Вострецов һәм Волынец мондый чаралардан баш тартырга вакыт дип саный. Чөнки бу, алар фикеренчә, дөрес ярдәм түгел һәм кешеләр бирелгән капиталны акчага әйләндерергә омтыла.

Вострецов бала карауга пособие түләнергә тиеш дип саный. Әгәр дә гаиләдә балалар саны өчтән күбрәк икән, пособиене бары тик өчесенә генә түләргә тәкъ ителә, дип билгели Волынец.

"Татар-информ"
Фото: careerist.ru
Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading