16+

Азат Зариповның улы "егет" булган

Азат Зарипов 5 яшьлек улын сөннәткә утырткан.

Азат Зариповның улы "егет" булган

Азат Зарипов 5 яшьлек улын сөннәткә утырткан.

- 5 яшьлек улым Аяз кечкенә чакта аллергиядән интеккәч, табиблар баштарак сөннәт ясатуга каршы булды. Биш яшьтә җиңел кичерми инде ул аны. Бер-ике көн бик авыр булды. Пульт белән йөри торган танк алып бирдем, шул гына әзрәк авыртуларны оныттырды.

Кызым Азалина 5 нче сыйныфта укый. Көн саен икәү дәрес әзерлибез. «Мин укуны яңадан башладым», - дип көлеп йөрим. Режиссерлык эшләре белән мәшгульмен. 20 ноябрьдә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә чара әзерлим. «Тысячелетие культур» дигән фестивальнең дә сценарий авторы һәм режиссеры мин. Күптән түгел Буа дәүләт драма театрында Кен Людвигның «Примадонны» әсәре буенча «Байбичәләр» дигән комедия куеп кайттым. Инсценировка һәм тәрҗемәне үзем ясадым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading