16+

Бал суырту башланды

Умартачыларның бик тә җаваплы һәм кызу эш көннәре килеп җитте: Татарстан районнарында бал аерталар.

Бал суырту башланды

Умартачыларның бик тә җаваплы һәм кызу эш көннәре килеп җитте: Татарстан районнарында бал аерталар.

Корылык авыл хуҗалыгының бу өлкәсенә дә йогынты ясамыйча калмады: узган ел белән чагыштырганда, быел бал азрак булыр дип көтелә. Төгәлрәк әйтсәк, умартачылар якынча 2 мең тоннага якын бал суыртырга ниятли (узган елны аның күләме 5 мең тонна булган).
Тагын бер яңалык: республикабызда урман умартачылыгын янәдән торгызырга булганнар. Элегрәк һәр урман хуҗалыгы үз умарталыкларын тоткан. Аларның саны 18-20 меңгә кадәр җиткән. Бал иң файдалы дәвалау продуктларының берсе санала. Татарстанның бренды булган урман балы, матур тышлы капларга салынып, Германиягә дә күпләп җибәрелгән.
Базарларда бал сатучылар да күренә башлады инде. 3 литрлы банкадагы балны якынча 1,5 меңгә алып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading